Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

31 гыйнвар – дөньякүләм Интернетсыз көн

Бәйрәм көннәре арасында Интернет көне булган кебек, тагын бер бәйрәм - Интернетсыз көн дә бар. Ул ел саен дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан гыйнварның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Аның максаты - кешеләрне бер көнгә булса да интернеттан, компьютерлардан аерып, "чынбарлык тормыш"та яшәргә, бер көн вакытны кешеләр белән җанлы аралашуга, яраткан шөгельгә багышларга...

Бәйрәм көннәре арасында Интернет көне булган кебек, тагын бер бәйрәм - Интернетсыз көн дә бар. Ул ел саен дөнья җәмәгатьчелеге тарафыннан гыйнварның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.

Аның максаты - кешеләрне бер көнгә булса да интернеттан, компьютерлардан аерып, "чынбарлык тормыш"та яшәргә, бер көн вакытны кешеләр белән җанлы аралашуга, яраткан шөгельгә багышларга өндәү.

Бүген интернет яшәешнең бөтен өлкәләренә дә үтеп кереп бара. Кайбер мәгълүматлар буенча, соңгы ун елда дөньяда интернет кулланучылар биш тапкырга артып, 3 миллиардка җиткән дип исәпләнелә. Интернетның тизлеге, аның мөмкинлекләре дә елдан-ел арта. Бүген интернет мәгълүмат алуда иң мөһим чара һәм чыганак булуын да онытырга ярамый. Әмма шул ук вакытта бер файдасызга вакытны бушка әрәм итеп, көне-төне интернетта утыру да яхшыга китерми, бу гадәттән бигрәк тә сәламәтлек нык зыян күрә. Хәтта медицинада "кибераддикция", "сетеголизм", "инфомания", "социаль изоляция" (һ.б.) дигән авырулар барлыкка килде. Интернетсыз көн безне һәрнәрсәнең чамасын белергә кирәклеген искә төшерә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев