Җирле тикшерү органнары әлеге фактка ачыклык кертү буенча тикшерү эше башлап җибәргән инде. Беренчел фаразлар буенча, 4 яшьлек кызның әтисе циркта тәнәфес вакытында 0,5 литрлы шифалы су сатып алган. Кыз берничә йотым су эчү белән үк үзен начар хис итә башлаган. Аны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.
Цирктагы буфетта булган барлык шифалы сулар да тикшерү өчен алынган. Экспертиза һәм тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.
http://intertat.ru/tt/