Теләче Информ

Теләче районы

18+
Новости со всего света

5 июньдә Казанда Динозаврлар паркы ачыла

Динозаврлар паркы "Казан Арена" стадионы каршындагы махсус мәйданчыкта булачак. Бу атнаның соңгы көнендә, 5 июньдә, Казанда Динозаврлар паркының ачылуы көтелә. Ул 15 октябрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр ителә. Паркның гомуми мәйданы 6500 квадрат метрны тәшкил итәчәк һәм анда 105 динозавр булачак. Арада биергә сәләтлеләре дә бар икән. Оештыручылар тагын бер...

Динозаврлар паркы "Казан Арена" стадионы каршындагы махсус мәйданчыкта булачак.

Бу атнаның соңгы көнендә, 5 июньдә, Казанда Динозаврлар паркының ачылуы көтелә. Ул 15 октябрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр ителә.

Паркның гомуми мәйданы 6500 квадрат метрны тәшкил итәчәк һәм анда 105 динозавр булачак. Арада биергә сәләтлеләре дә бар икән. Оештыручылар тагын бер серне ачты - иң зур динозавр 18 метр (!) биеклектә, ди.

Паркка керү бәясе - 500 сум. Үзең белән 14 яшькә кадәрге ике баланы бушка да алып кереп булачак. Ә инвалид балалар паркка бушка керә алачак.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев