Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

50 ЯШЬЛЕК ИР КИБЕТТӘН 6 МЕҢ СУМЛЫК БИТ КРЕМЫ УРЛАГАНДА ТОТЫЛГАН

Криминал белешмә мәгълүматлары буенча, сатып алучылар, гадәттә, алкоголь, шоколад һәм азык-төлек урлый. Яр Чаллыда яшәүче 37 яшьлек ир-ат 7 комплекстагы супермаркеттан 3000 сумлык 40 кап ак май урлаган. Күзәтү камераларында сакланып калган язма ярдәмендә каракның эзенә төшәләр. Ләкин урланган әйберләрне кире кайтара алмаганнар: ир аларны сатып бетергән була. Аңа карата...

Криминал белешмә мәгълүматлары буенча, сатып алучылар, гадәттә, алкоголь, шоколад һәм азык-төлек урлый.

Яр Чаллыда яшәүче 37 яшьлек ир-ат 7 комплекстагы супермаркеттан 3000 сумлык 40 кап ак май урлаган.

Күзәтү камераларында сакланып калган язма ярдәмендә каракның эзенә төшәләр. Ләкин урланган әйберләрне кире кайтара алмаганнар: ир аларны сатып бетергән була. Аңа карата "Урлау" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Ир-ат яшәү урынын калдырып китмәү турында имза биргән.

Ә даими яшәү урыны булмаган, 50 яшьлек ир-ат Сөембикә проспектындагы зур сәүдә үзәгендә йөргәндә косметика кибетенә керә. Аның игътибарын биткә сөртү өчен кулланыла торган, чит илдә эшләнгән 6026 сум торучы крем җәлеп итә.

Кибет сакчысының уяулыгы аркасында карак кулга алына. Урланган товар кире кайтарылган. Әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев