Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

58 яшьлек Казан кешесе яшь кызны мәсхәрәләгән

Казанда яшәүче моңарчы хөкемгә тартылган 58 яшьлек ир-атны яшь кызны көчләүдә гаеплиләр, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 29 апрельдә Казанда яшәүче 58 яшьлек ир-ат, Чуйков урамындагы агачлыкта 19 яшьлек кызны сагалап торып, аңа ташланган һәм көч кулланып җенси мөнәсәбәткә керергә омтылган. Әмма шул тирәдән үтеп баручы кешеләр бу хәлгә комачаулык иткән. Шуннан соң ир-ат кызга торып басарга булышкан, аның белән берничә метр ара үткән дә, яңадан җиргә егып, аны мәсхәрәләгән.
 
Аннары, бу хакта берәрсенә сөйләгән очракта кыздан үч алу белән куркытып, җинаять урыныннан качып киткән, дип яза Татар-информ.
 
«Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, полиция хезмәткәрләренең оста эш итүе нәтиҗәсендә, җинаятьченең эзенә төшкәннәр. Моңарчы күп тапкыр хөкем ителгән 58 яшьлек ир-атны Казанның Авиатөзелеш районында тоткарлаганнар. Ул үз гаебен өлешчә генә таныган.
 
Ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Хөкем карары чыгарылганчы ир-ат сак астында калачак. 

  Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев