97 яшьлек сугыш ветераны Сәгыйдулла Усманов: «Үлем турында уйлаган кеше озак яши алмый. Пуля нәрсә ул? Бер тимер кисәге»
Кукмара районының Вахит авылыннан сугышка 269 кеше киткән, шуларның 110ы исән-сау кайткан. «Исән-сау» диюбез, әлбәттә, шартлы гына, чөнки Ватан улларының шактые сугыш яраларыннан бик иртә дөнья куйган.
Сәгыйдулла абый Усманов – бүгенге көндә авылда исән калган бердәнбер сугыш ветераны.
Сәгыйдулал абый улы Рәсүл һәм килене Шәмсия белән яши. Әлбәттә, 97 нче яше белән барган ветеранның хәрәкәтләре инде шактый сүлпән, ә тавышы гаҗәп нык, көчле. Орден-медальләрен тагып, «Дөнья матур, дөнья киң, менә шулай…» – дип гөлдерәтеп сөйләнә-сөйләнә күрше бүлмәдән килеп чыкты бу. «Йә, нәрсәдән башлыйбыз?» – дигән була. Әмма, сораштыра башлагач, без аның сугыш вакыйгаларын билгеле бер эзлеклелек белән сөйли алмаячагын аңладык. Нишләмәк кирәк, кайберләребез әле кичә нәрсә ашаганын да оныта, ә сугыш Сәгыйдулла абзыйдан инде 75 елга ераклашкан. Шуңа күрә ул әйтеп бетерә алмаганны безгә улы Рәсүл җиткерә барды.
Сәгыйдулла абый 1942 елның маенда армиягә алынган. Сугышка кергәнче Түбән Новгород өлкәсенең Сергач шәһәрендә мотоциклчылар курсында укыган. 1942 ел ахырына фронт инде Көнбатышка кузгала һәм Сәгыйдулла солдатка «дошман үкчәсенә басып» җиңү юллары буйлап атларга насыйп була. Икенче Украина фронтының мотоциклчылар полкында хезмәт итә ул. «Тәгәрмәчле» солдатларны сугышның иң хәлиткеч урыннарына, Сәгыйдулла абый үзе әйтмешли, «кайда көч җитми – шунда» җибәрәләр.
Аның фронт юллары Воронеж тирәләреннән башлана. 1942-1943 елларда фронт сызыгы әлеге шәһәрне урталай бүлә. Сталин Воронеж районына аерым игътибар бирә, чөнки илнең көньяк өлкәсен дошман кулына бирүне Мәскәүгә юл ачуга тиңли. Сәгыйдулла хезмәт иткән полкның Воронежга җибәрелүе дә тикмәгә булмый, димәк. Әлбәттә, безнең солдатларны сугыш тактикасының нечкәлекләре кызыксындырмый. Аларның вазифасы – сугышчан фәрманны үтәү. Воронежны азат итү өчен барган сугышларны Сәгыйдулла абзый да үзенчә итеп, гади итеп искә төшерә. «Кая кушсалар – шунда барып кердек инде», – ди.
– Үлемнән курку хисе бар идеме? – дигән сорауга да үзенчә җавап бирде. Гадәттә, курыкмаган кеше булмый, диләр бит инде. Ә ул: «Үлем турында уйлаган кеше озак яши алмый. Пуля нәрсә ул? Бер тимер кисәге. Нигә аннан куркырга! Тисә – тия, тимәсә – юк, дисең дә, командир кая әйтсә – шунда ташланасың инде», – ди. Әле үзенең «сугыш фәлсәфәсе»н милли төсмерләргә дә бизәп аңлата. Янәсе, татар курыкса да курыкмый, ягъни башка милләтләр алдына курыкканын күрсәтми. Һәрхәлдә, шулай булырга тиеш.
Тарихи мәгълүматлар буенча, Воронеж тирәсендә барган сугышларда немецларның 26 дивизиясе тар-мар ителә. Кызыл Армия дә зур югалтуларга дучар була. Рәсми мәгълүматлар буенча без Воронеж җирендә 400000 солдат югалтканбыз.
Сәгыйдулла абый бу хакта: «Ай, күп кеше кырылды инде», – дип кенә сөйли.
1943 елның гыйнварыннан Кызыл Армия һөҗүмгә күчә. Әңгәмәдәшем әйтмешли: «Немец безгә ничек тиз басып керә, аннан да тиз табан ялтырата башлый. Сәгыйдулла солдат Украина, Белоруссия, Молдавия, Бессарабия, Болгария, Румыния җирләрен фашистлардан азат итүдә катнашып, Җиңү көнен Австрия башкаласы – Венада каршылый. Сугышчан орден-медальләрне ни өчен биргәннәрен төгәл генә әйтә алмады. «Яхшы сугышкан өчендер инде», – дип кенә котылырга маташты. Улы Рәсүл аның разведкада хезмәт итүен дә искә төшерде. «Немец киемнәре киеп дошман тылына бик күп йөргән инде әти», – ди. Сәгыйдулла абый: «Булды андый хәлләр, немец кына түгел, француз, англичан солдатлары булып киенергә дә туры килде», – ди.
Шөкер, Сәгыйдулла солдат бер тапкыр да яраланмаган, «пуля батырдан курка» диюләре хактыр, димәк. Әмма авыр контузия ала ул. Анда да госпитальгә китүдән баш тарта. «Үзебезнекеләрне ташлап китмим!» – дип мәсьәләне каты куя. Шуннан соң моны, үзе әйтмешли, «бераз кеше рәтенә кергәнче» кухня тирәсенә куялар.
Сәгыйдулла туган якларга 1946 елның май аенда гына кайта. Аңа сугыштан соң бер ел Болгариядә София һәм Ямбол шәһәрләрендә комендатурада хезмәт итәргә, ягъни тәртип сакларга туры килә.
Әйткәнемчә, ул безгә сугыш вакыйгаларын авыз ачып тыңларлык итеп сөйләп бирә алмады. Юкса гыйбрәтләр бик күп күргәндер. Бит Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышы орденнарын, «Батырлык өчен» медальләрен юкка гына бирмиләр. Турыдан-туры сугышта катнашканнар саны кими бара. Без алар турында һәм алар сөйләгәнне бәйрәмнән бәйрәмгә, юбилейдан юбилейга гына язып барырга тиеш түгел. Ветераннар белән бергә билгеле бер чор китә, тарихи хәтер китә. Ветераннарны барлап, без тарихны барлыйбыз. Бу эшкә мәктәп укучылары да кушылсын иде.
Тагын Сәгыйдулла абыйны уйлап куйдым әле. Аның сугыштан соңгы язмышы да – үзе бер гыйбрәт. Кайдадыр документларын урлаган булалар солдатның. Күп тә үтми Кукмара хәрби комиссариатыннан «сезнең документлар белән берәү чит илгә чыгып качкан» дигән эчтәлектәге хат килә. Ул да булмый, Сәгыйдулланы хәрби комиссариатка чакырып «фаш итә» башлыйлар. Янәсе, син бернинди сугышта да катнашмагансың, властьны алдап ятасың. Бәлки, син хыянәтчедер дә әле, фәлән-фәсмәтән…»
Сәгыйдулла куркып калмый, тиз генә җыена да Казанда яшәүче полкташы Петро (Петр Чубаров) янына китә. Бераз киңәшәләр дә болар, Татарстан хәрби комиссариатына барып хәлне аңлаталар. Хәрби комиссар боларны игътибар белән тыңлый да: «Район хәрби комиссары сиңа самосуд ясарга маташырга түгел, ә документларыңны тәртипкә салу хәстәрен күрергә тиеш иде», – ди.
Сәгыйдулла кире кайтканда район комиссарын эшеннән алган булалар инде. Шулай итеп, гаделлек җиңә. Авылына кайткач, ул башта 9 ел клуб мөдире булып эшләгән. Аннан соң балта осталары бригадасына күчеп хуҗалык каралтылары, йортлар салган. Улы Рәсүл йортларның күбесе бүген дә исән дип, кайберләрен бармак бөгеп санап күрсәтте. Пенсиягә чыккач та балтасын кулыннан төшермәгән Сәгыйдулла абый. Рухи яктан бик нык ул. Безгә Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры» пьесасы буенча куелган спектакльдән Басыйр җырын җырлап күрсәтте. Тавышы да гөлдерәп чыга, сулышы да сөбханалла әле. Әлеге җырны безнең буын да тыңлап үсте. «Фатыймам, мин үлмәм, бетмәс көч алам туган җиремнән…» дигән сүзләр радиодан гына түгел, һәр авыл сәхнәсеннән дә еш яңгырады. «Басыйр җыры» солдат анты, Ватанга тугрылык хисе кебек кабул ителде. Ветераннарыбыз – әле шушы рухны да саклаучылар.
Саубуллашыр алдыннан Сәгыйдулла абыйга кулымны суздым, әмма ветеран миңа кул бирмәде. «Энем, килгәч, тагын күрешербез», – диде. Амин, күрешергә язсын!
Риман Гыйлемханов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев