Бу турыда "Чаллы хәбәрләре" газетасы хәбәр итә. Әлеге гадәттән тыш хәл төнге 01.00 тирәсендә килеп чыккан. Яна торган машинаны күргән кешеләр шундук тиешле оешмаларга хәбәр иткән. Янгын чыгуның төп сәбәбе - транспорт чарасының төзек булмавы, дип фаразлана.
Шунысы да мөһим, әлеге машинаны хуҗа кеше күптән түгел генә - 2015 ел ахырында сатып алган булган. Зыян күләме исә әлегә билгесез.