Әйтик, ир Интернеттагы ссылка буенча очраклы рәвештә күчкәндә яки тикшерелмәгән сайтка кергәндә зыянлы программа аның телефонына үтеп кергән булырга мөмкин. Кайвакыт мондый ссылкаларны смс-хәбәрләр белән махсус җибәрәләр. Вирус тиз арада счеттан акчаларны ала. Ә карта хуҗасына бу турыда бернинди хәбәр дә килмәскә мөмкин. Ул аны балансын тикшергәндә генә белеп ала.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара дип яза "Әлмәт таңнары"