Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Ак Барс банк: "Барлык офисларда да клиентларга хезмәт күрсәтү гадәти тәртиптә башкарыла"

Барлык офисларда да клиентларга хезмәт күрсәтү гадәти тәртиптә башкарыла. Бөтен банкоматлар да тиешле дәрәҗәдә кәгазь акчалар белән тәэмин ителгән, аларны бирү штат режимында башкарыла, диелә " Ак Барс банк" сайтында бастырылган хәбәрдә. Банкның матбугат хезмәте җиткергәнчә, мессенджерлар аша таралган ялган мәгълүмат әлеге аңлатманы бирергә мәҗбүр иткән. "Банкның ышанычлылыгы тотрыклы финанс...

Барлык офисларда да клиентларга хезмәт күрсәтү гадәти тәртиптә башкарыла. Бөтен банкоматлар да тиешле дәрәҗәдә кәгазь акчалар белән тәэмин ителгән, аларны бирү штат режимында башкарыла, диелә " Ак Барс банк" сайтында бастырылган хәбәрдә. Банкның матбугат хезмәте җиткергәнчә, мессенджерлар аша таралган ялган мәгълүмат әлеге аңлатманы бирергә мәҗбүр иткән.

"Банкның ышанычлылыгы тотрыклы финанс күрсәткечләре белән раслана. Быелның 1нче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, "АК БАРС" Банк 357,6 миллион сум күләмендә чиста табыш алган. Капитал нормативлары тиешле дәрәҗәдә тора. Әлеге күрсәткечләр банкның хәле тотрыклы булуын раслый һәм ул кертемчеләре һәм партнерлары каршында үз вазыйфаларын үти ала ", - диелә банк хәбәрендә.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев