Теләче Информ

"Ак Барс" Магнитогорскида уйный

Бүгенге матч Мәскәү вакыты белән 17:00 сәгатьтә башлана. "Металлург" - "Ак Барс" матчын КХЛ арбитрлары Антонин Йерабек, Кит Кавал, Эдуард Метальников, Александр Сироткин хөкем итәчәк. Россия чемпионатында ике команданың үзара 89 тапкыр очрашканы булган: 44 уенда - "Ак Барс", 41 мәртәбә "Металлург" җиңү яулаган, ә 4 уенда җиңүче команда ачыкланмый...

Бүгенге матч Мәскәү вакыты белән 17:00 сәгатьтә башлана. "Металлург" - "Ак Барс" матчын КХЛ арбитрлары Антонин Йерабек, Кит Кавал, Эдуард Метальников, Александр Сироткин хөкем итәчәк.

Россия чемпионатында ике команданың үзара 89 тапкыр очрашканы булган: 44 уенда - "Ак Барс", 41 мәртәбә "Металлург" җиңү яулаган, ә 4 уенда җиңүче команда ачыкланмый калган. Алкалар аермасы "Ак Барс" файдасына - 227-214.

Соңгы тапкыр көндәшләр 12 ноябрьдә Казанда көч сынашты: "Ак Барс" буллит сериясендә оттырды - 2:3 (Архипов, Малыхин; Мозякин, Осала, Коварж).

intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: