Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Ак Барс" тренеры Зиннәтулла Билалетдинов урынында калачакмы?

Уфа клубына җиңелә калса, "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов вазифасыннан алына, дигән сүзләр чынга ашмады. "Ак Барс" җиңелде, шулай да баш тренер урынында кала. Дөрес, клуб җитәкчелеге Зиннәтулла Билалетдиновка ышаныч һәм өмет белән караса да, тренерлар штабында үзгәрешләр булырга мөмкин икән. Бу хакта клубтагы үз чыганакларына таянып, "Чемпионат" хәбәр...

Уфа клубына җиңелә калса, "Ак Барс"ның баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов вазифасыннан алына, дигән сүзләр чынга ашмады. "Ак Барс" җиңелде, шулай да баш тренер урынында кала.

Дөрес, клуб җитәкчелеге Зиннәтулла Билалетдиновка ышаныч һәм өмет белән караса да, тренерлар штабында үзгәрешләр булырга мөмкин икән. Бу хакта клубтагы үз чыганакларына таянып, "Чемпионат" хәбәр итә. Нинди үзгәрешләр булачагы гына әйтелми.

Хәер, "Ак Барс" сезонны төгәлләү белән үк баш тренерның үз кәнәфиендә калачагы шик тудырмады кебек. Чөнки ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы тапкыр аңа ышаныч белдерүен җиткергән иде.

- Иң беренче чиратта без команданы яратырга тиеш, - дигән иде Рөстәм Миңнеханов. - Ул иң азаккы урында булса да - безнең команда, беренче икән - ул очракта да безнеке. "Команда биш тапкыр оттырды - әйдә барысын да куабыз!" - дип әйтеп була мени? Шулай килеп чыкты, "Ак Барс" поей-оффта "Салават Юлаев"ка туры килде. Лаеклы команда. Бездә составлар алмашы барган вакыт. Әмма бу барлык уенчылар да начар дигән сүз түгел. Ачыкларга, кайда да булса ныгытырга кирәк. "Ак Барс"ның төп өлеше - җирле уенчылар. Җиңмәсәләр дә, без аларга көч бирергә тиеш. Легионерлар булса да, күпчелеге үзебезнекеләр булырга тиеш. Берничә канадалы легионер сатып алыйк та, беренче булыйк. Һәм нәрсә? Алар бит безнең уенчылар булмаячак. "Салават"ка җиңелдек - Билалетдинов начар тренермы? Ул иң яхшыларның берсе!

Ә ул арада "Ак Барс" хоккейчылары ике атналык ялга китте.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев