Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Аксубай районында үз йортында ир-ат янып үлгән

Аксубай районы Сосновка авылында үз йортында ир-ат янып үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. Янгын турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына бүген 7.20 сәгатьтә килгән. Һәлакәт урынына 102 нче янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре киткән. Янгын сүндерүчләр килгәнче, күршеләр бер катлы...

Аксубай районы Сосновка авылында үз йортында ир-ат янып үлгән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Янгын турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең бердәм 112 номерына бүген 7.20 сәгатьтә килгән. Һәлакәт урынына 102 нче янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре киткән.

Янгын сүндерүчләр килгәнче, күршеләр бер катлы бүрәнә йортта янгынны сүндергәннәр. Мич артындагы такта ятак янган, анда 47 яшьлек йорт хуҗасы йоклаган.

Янгын тәмәке тартканда саксызлык аркасында чыккан, дип фаразлана.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев