Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Аксубай районында яңа туган кызын суыкта үләргә калдырган өчен ана кешене хөкем иттеләр

Татарстанның Аксубай районында яңа туган кызын суыкта үләргә калдырган өчен ана кешене хөкем иткәннәр. Бу хакта “Аксубай” газетасы яза.

Суд билгеләгәнчә, узган ел Руфия Вафина үзенең йөкле икәнлеген белгән. Әлеге фактны гаиләсеннән яшергән. Быел февраль аенда йөклелекнең 36нчы атнасында кыз бала тапкан. Тере баланы чиләккә салып, верандага чыгарып куйган. Анда һава температурсы -8 градус булган. 15 минуттан соң кыз бала өшеп үлгән.

Биш көннән Вафина бала гәүдәсен пакетка төреп, кеше тормаган йорт ишегалдына ыргыттыру өчен улына биргән.

Газета мәгълүматлары буенча, хатын-кызны балигъ булмаганнар эше буенча комиссия утырышына берничә тапкыр чакырганнар. Анда ул йөклелелеген кире каккан.

Вафина йөклелелек буенча исәпкә басудан һәм тикшеренүдән баш тарткан. Февраль уртасында исә үзе гинекологтан, эшкә белешмә алу өчен, Аксубай үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иткән. Тикшерү барышында табиб аның берничә көн элек бала табуын ачыклаган. Бала турындагы сорауга ул җавап бирмәгән. Шуннан соң табиб полициягә мөрәҗәгать иткән.

Суд Вафинаны ике елга сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм иткән.

Татар - информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев