Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Алабуга айныткычында 61 яшьлек ир-ат вафат булган

Алабуга айныткычында 61 яшьлек ир-ат вафат булган. Бу хәл 29 августта ук килеп чыга, әмма аның турында бүген генә билгеле була. Ир-атны Яшьләр урамыннан ашыгыч ярдәм бригадасы алып килгән, дип сөйләде «Татар-информ»га авыр дәрәҗәдә исерек хәлендә булган затларга ярдәм пункты директоры Александр Власов. «Аның үләчәгенә бернинди билгеләр юк иде. Аны...

Алабуга айныткычында 61 яшьлек ир-ат вафат булган. Бу хәл 29 августта ук килеп чыга, әмма аның турында бүген генә билгеле була. Ир-атны Яшьләр урамыннан ашыгыч ярдәм бригадасы алып килгән, дип сөйләде «Татар-информ»га авыр дәрәҗәдә исерек хәлендә булган затларга ярдәм пункты директоры Александр Власов.

«Аның үләчәгенә бернинди билгеләр юк иде. Аны 14.30 сәгатьтә алып килделәр. Ул үзен Ганиев Юрий Александрович дип танытты. Ахырдан аның исемен һәм адресын дөрес әйтмәгәнлеге ачыкланды. Ашыгыч ярдәм хезмәте табибы ир-атның уртача дәрәҗәдә исерек хәлдә булуын, тәнендә кыйналган, тырналган билгеләр юклыгын язган», - диде Александр Власов.

«20.00 сәгать тирәсендә администратор аның янына кергән, Ганиев ул вакытта йоклаган, аннан соң уянып, әле кайтырлык хәлдә булмавын, бераз ятып торачагын әйткән. 23.00 сәгатькә кадәр администратор берничә тапкыр кереп аны караган, беричә минуттан ул Ганиевның зәңгәрләнә башлаганын сизгән. Шунда ук администратор ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырган. Ашыгыч ярдәм хезмәте бригадасы 10 минуттан соң килеп җиткән, әмма ир-ат вафат булган. Урынга оператив төркем һәм полиция хезмәткәрләрен чакырганнар», - дип хәбәр итте Александр Власов.

«Ганиевны ярып караганнан соң, баш миенә җәрәхәтсез кан суу диагнозы куйганнар», - дип аңлаттылар авыр дәрәҗәдә исерек хәлендә булган затларга ярдәм пунктында.

Вафат булган ирнең туганнарын өч көн дәвамында эзләгәннәр. Ахырдан аның гаиләсе Казанга күчеп киткәне, ә аның берүзе яшәгәне ачыкланган.

Бу Алабугада оешма барлыкка килгәннән бирле, дүрт ел дәвамында, беренче үлем очрагы санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев