Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Алабуга причалында автокран коры йөк ташый торган судно өстенә ауган

Алабуга причалында автокран коры йөк ташый торган судно өстенә ауган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Танайка причалында МДФ плитәләрен төягән вакытта кранчы берьюлы 2,8 тонна панель күтәргән. Автокран мондый авырлыкка түзмәгән һәм коры йөк ташый торган «Флестина-2» судносына ауган. Нәтиҗәдә, «КАМАЗ» (манипулятор шуның шассиена монтажланган булган) һавада эленеп калган.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә кранчының аягы кысылган. Аңа 75нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре ярдәмгә килгән. Суднода тишелгән урыннар юк. 

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев