Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Алабугада фатирында чыккан янгында 49 яшьлек ир-ат зыян күргән

Алабугада бер бүлмәле фатирында 49 яшьлек ир-ат янгыннан зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә кич Тугаров урамындагы биш катлы 22а йорты фатирларының берсендә суыткыч янып киткән. Хәбәр алынгач та урынга 75 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре...

Алабугада бер бүлмәле фатирында 49 яшьлек ир-ат янгыннан зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кич Тугаров урамындагы биш катлы 22а йорты фатирларының берсендә суыткыч янып киткән. Хәбәр алынгач та урынга 75 номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре килеп җиткән.

Подъездга бераз төтен таралган, фатир ишеге ачык булган. Хуҗа ир-ат ут капкан суыткычны үзе сүндерергә тотынган, шунлыктан кул чуклары, аягы пешкән. Бүлмәдә шулай ук урында ятучы 68 яшьлек авыру хатын-кыз булган, ул зыян күрмәгән.

Янгын нәтиҗәсендә, суыткыч һәм кухня гарнитуры нык зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев