Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Алексеевск районында яшен сугу аркасында торак йортка ут капкан

Алексеевск районында яшен сугу аркасында торак йортка ут капкан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән. Кичә Алексеевск бистәсенең Комсомол урамында бүрәнәдән салынган 50 нче номерлы йортка ут кабуы хакында хәбәр килә. Урынга килгән 104 нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре йортка терәп...

Алексеевск районында яшен сугу аркасында торак йортка ут капкан, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә Алексеевск бистәсенең Комсомол урамында бүрәнәдән салынган 50 нче номерлы йортка ут кабуы хакында хәбәр килә. Урынга килгән 104 нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре йортка терәп салынган янкорманың эчке диварлары януын күреп ала, ул эчтән бикле була. Янгын сүндерүчеләрне каршы алган күршеләр хуҗабикәнең эштә икәнлеге турында хәбәр итә.
Ут белән көрәшүчеләр «кызыл әтәч»не 20 минут эчендә буйсындыра. Янгын аркасында 20 квадрат метр мәйданда янкорманың диварлары һәм түбәнең араталарына зыян килә.
Янгын яшен сугу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев