Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Алексеевский районында 24 яшьлек әни кешене ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр

Алексеевский районында 24 яшьлек әни кешене ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Суд узган ел ахырында хатынны алты яшьлек улын тәрбияләүдә ана булу хокукын чикләгән. Баланың опекуны булып, аның әбисенең әнисе билгеләнгән.
Шулай булуга да карамастан, ул баласы язмышына битараф калган.

Нәтиҗәдә, опекун әлеге ананы ана булу хокукыннан мәхрүм итү дәгъвасы белән судка мөрәҗәгать иткән. Прокурор чыгарган нәтиҗә буенча, суд дәгъваны канәгатьләндергән.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев