Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Алексей Венедиктов: "Эхо Москвы" радиосында "Татарча сөйләшәбез" тапшыруы чыгачак

"Эхо Москвы" радиосы эфирында "Татарча сөйләшәбез" тапшыруы барлыкка киләчәк. Бу турыда узган көн кич булган "Суть событий" тапшыруында "Эхо"ның баш мөхәррире Алексей Венедиктов хәбәр итте. Моны "Матбугат.ру" хәбәрчесе үзе ишетте.

- Хәзерге вакытта, Бурятиядә булганда, без Улан-Удэдагы, рус телендә эшләп килгән, "Эхо Москвы"да "Бурят телендә сөйләшәбез" дигән зур булмаган тапшыру чыгарырга килештек. Ә мин, без әзер булгач, "Татарча сөйләшәбез" дигән кечкенә генә тапшыру чыгарырга дигән карар кабул иттем," - диде Алексей Алексеевич.
 
Венедиктов татарларны Мәскәүдәге өченче этнос дип билгеләп үтә, шуңа күрә дә мондый тапшыруны эшләп карарга кирәк дип саный. "Башта зур булмаган тапшыру. Ә аннары үзен ничек күрсәтер. Әлегә тапшыру өчен туры килерлек кешеләр эзлибез" - ди ул.
 
Матбугат.ру
http://matbugat.ru/news/?id=23086

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев