Теләче Информ

AliExpress корпорациясе Казанда виртуаль чынбарлык кибетләре ача

AliExpress корпорациясе Казанда виртуаль чынбарлык кибетләре ача. Корпорация аларга 12 миллион сум акча сарыф иткән, дип хәбәр итә РБК. Корпорация вәкиле белдергәнчә, AliExpress Россиянең 11 шәһәрендә махсус билгеләр урнаштырачак. Аларга гаджетны урнаштыргач, кулланучы алдында виртуаль товарлар кибете ачыла. Белгеч билгеләп үткәнчә, нәкъ менә товарларның цифрлы күчермәсен эшләүгә иң күп акча...

AliExpress корпорациясе Казанда виртуаль чынбарлык кибетләре ача. Корпорация аларга 12 миллион сум акча сарыф иткән, дип хәбәр итә РБК.

Корпорация вәкиле белдергәнчә, AliExpress Россиянең 11 шәһәрендә махсус билгеләр урнаштырачак. Аларга гаджетны урнаштыргач, кулланучы алдында виртуаль товарлар кибете ачыла. Белгеч билгеләп үткәнчә, нәкъ менә товарларның цифрлы күчермәсен эшләүгә иң күп акча тотылган.

Реклама

Бүген әлеге яңалыкны Екатеринбург, Омск, Чиләбе һәм Новосибирскида сынап караячаклар. Алдагы ике көндә виртуаль чынбарлык кибетләре Уфа, Самара, Казан, Ростов-Дон, Түбән Новгород, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә дә үз ишекләрен ачачак.

Татар Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: