Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Америкада Сиэтл халыкара аэропортыннан самолет урлаганнар

Самолетта пассажирлар булмаган, ул һәлакәткә очраган.

Америкадагы Сиэтл шәһәрендәге халыкара аэропорттан самолет урлап качканнар. Вакыйга турында АКШ яр буе сагына сылтама белән NBC каналы хәбәр иткән. Бу турыда "Интерфакс" язды.

"Сиэтл аэропортыннан рөхсәтсез очып киткәннән соң, самолет һәлакәткә очраган, дип сөйләгәнннәр рәсми вәкилләр", - диелгән телеканал хәбәрендә.

Төтен баганасы Вашингтон штатында да күренеп торган.

Сиэтл халыкара аэропортының твиттерында да бу хакта хәбәр бар. "Авиакомпания хезмәткәре рөхсәтсез очып киткән. Бортта пассажирлар булмаган. Самолет Пьюджет култыгы районында һәлакәткә очраган", диелгән бу хәбәрдә.

Фото: https://pixabay.com | Gellinger

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев