Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Ан-148 очкычы һәлакәткә юлыккан урыннан квадрокоптердан төшерелгән видео пәйда булды

РФ Тикшерү комитетының рәсми каналында Ан-148 очкычы һәлакәткә юлыккан урыннан квадрокоптердан төшерелгән видео урнаштырылды. Моңа кадәр «Татар-информ» Ан-148 һәлакәткә юлыккан урында ике кара тартма табылуы хакында хәбәр иткән иде. Хәзерге вакытта әлеге урын пилотсыз очкычлар ярдәмендә җентекләп тикшерелә. Шунысын да искәртик: кичә Ан-148 пассажир очкычы «Домодедово» аэропортыннан кузгалып китә. Берничә...

РФ Тикшерү комитетының рәсми каналында Ан-148 очкычы һәлакәткә юлыккан урыннан квадрокоптердан төшерелгән видео урнаштырылды.

Моңа кадәр «Татар-информ» Ан-148 һәлакәткә юлыккан урында ике кара тартма табылуы хакында хәбәр иткән иде.

Хәзерге вакытта әлеге урын пилотсыз очкычлар ярдәмендә җентекләп тикшерелә.

Шунысын да искәртик: кичә Ан-148 пассажир очкычы «Домодедово» аэропортыннан кузгалып китә. Берничә минуттан соң ул радар экраннарыннан юкка чыга, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктый.

Соңрак самолетның Мәскәү өлкәсенең Раменское районында һәлакәткә юлыгуы билгеле була. Барлык пассажирлар һәм команда әгъзалары һәлак була.

Фаҗиганең сәбәпләрен һәм нечкәлекләрен ачыклау дәвам итә.

Чыганак: Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев