Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Ана капиталын автомобиль сатып алуга тотарга тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасына ана капиталын куллану мөмкинлекләрен киңәйтүче канун проекты кертелгән. Ана капиталын автомобиль сатып алуга тотарга тәкъдим итәләр. Әмма Россиядә җыелганына гына. Гаиләгә социаль ярдәм программасы - ана капиталы 2007 елда старт алган иде. Ун ел эчендә 7,3 миллионнан артык Россия кешесе ана капиталына дәүләт сертификаты алды. Узган ел гына...

Дәүләт Думасына ана капиталын куллану мөмкинлекләрен киңәйтүче канун проекты кертелгән. Ана капиталын автомобиль сатып алуга тотарга тәкъдим итәләр. Әмма Россиядә җыелганына гына.

Гаиләгә социаль ярдәм программасы - ана капиталы 2007 елда старт алган иде. Ун ел эчендә 7,3 миллионнан артык Россия кешесе ана капиталына дәүләт сертификаты алды. Узган ел гына да 600 мең сертификат тапшырылган. Әлеге программага шушы вакыт эчендә триллион сумнан артык акча тотылган.

Алган акчаларны күпчелек гаиләләр торак шартларын яхшыртуга тоткан: әлеге вариантны 4,1 миллион гаилә сайлаган. Белем алуга 335 мең һәм пенсиянең туплау өлешенә 3,2 мең гариза кергән. Акчаларны тулысынча гаиләләрнең 54,3 проценты гына тоткан. Калганнар ана капиталын нәрсәгә тотарга кирәклеген сайламаган әле.

Канун проекты, ана капиталын автомобиль сатып алуга берничә категория гаилә исәп тота ала, дип белдерә. Алар - гаиләгә бала алганнар, инвалид һәм күп бала тәрбияләүчеләр.

"Нәкъ менә алар башкаларга караганда өстәмә дәүләт ярдәменә мохтаҗ һәм автомобиль сатып алу балалар тәрбияләүдә ярдәм булачак", - дип белдерә канун проектын эшләүчеләр.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев