Теләче Информ

Ана капиталыннан тыш, өстәмә тагын 250 мең сум бирә башларга мөмкиннәр

Икенче балаларын 35 яшь тулганчы тапкан хатын-кызларга, ана капиталыннан тыш (453 мең сум), өстәмә тагын 250 мең сум бирә башларга мөмкиннәр. Һәм әлеге акчаны теләсә-нинди максатка тотып булачак. РФ вице-премьеры Ольга Голодец Хезмәт министрлыгына һәм Икътисадый үсеш министрлыгына шундый закон проектын эшләргә кушкан. Әлеге закон 2018 ел башыннан ук гамәлгә...

Икенче балаларын 35 яшь тулганчы тапкан хатын-кызларга, ана капиталыннан тыш (453 мең сум), өстәмә тагын 250 мең сум бирә башларга мөмкиннәр. Һәм әлеге акчаны теләсә-нинди максатка тотып булачак. РФ вице-премьеры Ольга Голодец Хезмәт министрлыгына һәм Икътисадый үсеш министрлыгына шундый закон проектын эшләргә кушкан. Әлеге закон 2018 ел башыннан ук гамәлгә керергә мөмкин икән инде.

Моннан тыш, хөкүмәт икенче баласын 25 яшькә кадәр тапкан яшь әниләр өчен дә кызыксындыру чарасы булдырмакчы: баласы 1,5 яшькә җиткәнче, аңа һәр баласы өчен аена яшәү минимумы күләмендә (9,3 мең сум) пособие бирергә уйлыйлар.

Реклама

Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: