Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Аналитиклар iPhone 8 смартфонының чын бәясен ачыклаган

Аналитиклар Россиядә сатуга чыккан Apple iPhone 8 һәм iPhone 8 Plus яңа смартфонннарның үзкыйммәтен ачыклаган. Әлеге мәгълүматлар IHS Markit компаниясе хисабында язылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Исәпләү нәтиҗәсе буенча, 5,5-дюйм экранлы iPhone 8 Plus өчен киткән чыгымнар 295 доллардан бераз артып китә (17 мең сум тирәсе), ә 4,7-дюймлы...

Аналитиклар Россиядә сатуга чыккан Apple iPhone 8 һәм iPhone 8 Plus яңа смартфонннарның үзкыйммәтен ачыклаган. Әлеге мәгълүматлар IHS Markit компаниясе хисабында язылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Исәпләү нәтиҗәсе буенча, 5,5-дюйм экранлы iPhone 8 Plus өчен киткән чыгымнар 295 доллардан бераз артып китә (17 мең сум тирәсе), ә 4,7-дюймлы модель өчен 247 долларны тәшкил итә (14,5 мең сумга якын).
Шул ук вакытта, яңа смартфоннар җитештерү чыбыксыз зарядка модуле өстәү һәм даими хәтернең күләме арту хисабына кыйбатланган. Шуңа карамастан, моңа кадәр чыккан модель белән чагыштырганда, аерма артык зур түгел - 20 доллардан кимрәк.
iPhone 8, iPhone 8 Plus смартфоннары Россиядә сатуга 29 сентябрьдә чыкты . 64-гигабайтлы iPhone 8нең бәясе - 56990 сум, ә шул ук күләмдәге хәтер белән iPhone 8 Plus 64990 сум тора.
Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев