Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Анасы эчеп утырганда шәһәр буйлап кечкенә сабый берүзе йөргән

Яшь ярымлык малайның урам буйлап йөрүе бер сәгатькә сузыла. Бу вакыйга Түбән Камада була. Малайны урамдагы бер кеше табып ала. Полиция хезмәткәрләре аны балигъ булмаганнар бүлегенә алып килә. Ана кеше исә бер тәүлек узгач кына табыла. Полиция хезмәткәрләренә бу вакыйганы ана кеше болайрак аңлата. Дуслары белән урамда эчеп утырган арада...

Яшь ярымлык малайның урам буйлап йөрүе бер сәгатькә сузыла.
Бу вакыйга Түбән Камада була.
Малайны урамдагы бер кеше табып ала. Полиция хезмәткәрләре аны балигъ булмаганнар бүлегенә алып килә. Ана кеше исә бер тәүлек узгач кына табыла.
Полиция хезмәткәрләренә бу вакыйганы ана кеше болайрак аңлата. Дуслары белән урамда эчеп утырган арада бала йоклаган була. Аннан аны хатын белән бергә яшәүче ир өенә алып кайтып китә. Малайның кай арада юк булуын аңламый да кала ир. Төнлә белән өендә баласының юклыгын күргәч, хатын аптырамый, ята да йоклый. Инде икенче көнгә генә полициягә мөрәҗәгать итә.
Хәзер бала судка кадәр сырхауханәдә булачак. Ваемсыз анага 5000 сум штраф түлисе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев