Андрей Кузьмин: Без иң мөһимен эшләдек – Татарстандагы мәгълүмат чараларын саклап калдык

1 октябрьдә, Россия Федераль салым хезмәтендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыятен теркәгәнгә нәкъ ун ел булды. Акционерлык җәмгыятенең төп казанышларыннан, аның генераль директоры Андрей Кузьмин белдергәнчә, республика басма гаммәви мәгълүмат чараларын саклап калу булган, гәрчә хәзер бөтен ил буенча газета һәм журналлар ябылган чор булса да. "Медиахолдинг үз вакытында күп кенә муниципаль...
1 октябрьдә, Россия Федераль салым хезмәтендә "Татмедиа" акционерлык җәмгыятен теркәгәнгә нәкъ ун ел булды. Акционерлык җәмгыятенең төп казанышларыннан, аның генераль директоры Андрей Кузьмин белдергәнчә, республика басма гаммәви мәгълүмат чараларын саклап калу булган, гәрчә хәзер бөтен ил буенча газета һәм журналлар ябылган чор булса да.
"Медиахолдинг үз вакытында күп кенә муниципаль һәм хәтта республика гаммәви мәгълүмат чаралары өчен котылу чарасы булды. Соңгы елларда язылу тиражлары кими. Карагыз әле, бөтен Россия буенча күпме газета һәм журналлар ябылды. Кайсыдыр районда басма гаммәви мәгълүмат чарасының ябылуы бу җирлек кешеләре өчен авыр хәл булуы белән килешәсездер. Чынбарлыкта зур территориядә яшәүче халык үз район тормышы турындагы мәгълүматтан аерыла. Моңа юл куярга ярамый!" - дип билгеләп үтте Андрей Кузьмин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына биргән эксклюзив интервьюсында.
"Республикада миллиләрен дә исәпкә алып, барлык басмаларны саклап кала алдык. Татарстанда газета һәм журналлар рус, татар, чуваш һәм удмурт телләрендә басыла. Балалар өчен чыга торган һәм әдәби басмалар сакланылды. Реклама базарында мөстәкыйль рәвештә алар үзләрен саклый алмаслар иде. Халыкка акыллы, яхшы, мәңгелек фикерләр бирүче басмалар дәүләт ярдәменнән файдаланырга тиеш. "Татмедиа" әлеге мөһим бурычны башкарды һәм башкаруын дәвам итә. Шуның өчен без барлыкка килдек тә», - дип ассызыклады «Татмедиа»ның генераль директоры.
Хәзерге вакытта «Татмедиа» 98 республика, шәһәр һәм район газеталарын, 15 журнал, 17 телевидение һәм 11 радиоканалны, 87 сайт һәм бер мәгълүмат агентлыгын берләштерә. «Татмедиа» бүген - сыйфатлы контент булдыра торган җитди инфраструктура. Мондый алымның тормышчан булудан тыш, уңышлы икәнен безгә даими рәвештә, айга берничә тапкыр, башка төбәкләрдән тәҗрибәне өйрәнер өчен делегацияләр килүе дә раслый», - дип белдерде Андрей Кузьмин.
Матбугатка язылу күләме кими, әмма бу объектив хәл, дип белдерә «Татмедиа» җитәкчесе. Елга 7-8 процет кимү, ил буенча уртача күрсәткечкә караганда, бик аз. «Яшь буынга, бәлки, мәгълүматны альтернатив чыганаклардан алу уңайлырактыр. Шул ук вакытта, бездә газета һәм журнал укырга күнеккән кешеләр күп. Редакцияләр язылучылары белән тыгыз эшләргә тырыша, ә без исә укучыга басма матбугатны ирештерү өчен яңа юллар эзлибез. Биредә берәмләп сатуга зур игътибар бирелә», - дип өстәде ул. Республиканың эре хастаханәләрендә дистәдән артык яңа матбугат сату ноктасы барлыкка килгән. Рус һәм татар телендә чыкккан газета һәм журналлар бик тиз сатылып бетә.
Республикада күпчелек басманың финанс ягы яхшы. Реклама бирүче интернет-басмаларда түгел, ә басма матбугатта реклама бирүне артык күрә, дип белдерде Андрей Кузьмин. «Ышанып әйтә алам, басма массакүләм мәгълүмат чаралары үлеме турындагы сүзләр вакытсыз гына түгел, ә бик арттырылып әйтелгән», - диде ул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
18 август 2022 - 16:10Җәмәгать транспортында шикле предмет очраганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәрттеләр Мондый очракларда шунда ук табылган предмет турында йөртүчегә яки транспорт кондукторына хәбәр итәргә кирәк.6000
-
18 август 2022 - 15:09"Җырлыйк әле" тапшыруында Теләчеләр Күптән түгел Теләче районы үзешчәннәре Татарстан Яңа гасыр каналында чыгучы «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашып кайтты.7800
-
18 август 2022 - 14:35Кулланучы хокукларым нинди? - Сәүдә объектына микродулкынлы мичне алып килдем. Ремонт вакыты 45 көн күрсәтелгән иде. Күрсәтелгән сроктан соң тагын 20 көн вакыт узды, әмма микродулкынлы мич әле дә ремонтланмаган. Кулланучы хокукларым нинди?6700
-
18 август 2022 - 13:50Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Зиганшин халыкны кабул итәчәк 22 август 2022 нче ел көнне, “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясе Теләче бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Азат Зиганшин борчыган сораулар буенча халыкны шәхси кабул итәчәк.6200
-
18 август 2022 - 13:36АО «Транснефть – Прикамье» выполнило технологическое подключение реконструированных участков нефтепроводов АО «Транснефть – Прикамье» выполнило технологическое подключение реконструированных участков магистральных нефтепроводов (МН) Пермь – Альметьевск в Пермском крае и Альметьевск – Куйбышев-2 в Самарской области.4600
-
18 август 2022 - 10:27Подведены итоги летней Спартакиады работников АО «Транснефть – Прикамье» АО «Транснефть - Прикамье» подвело итоги ежегодной летней спартакиады работников. Мероприятие проходило на базе спортивного комплекса «Юность» в г. Лениногорске Республики Татарстан.5600
-
18 август 2022 - 10:01Артур Хабиров истәлегенә футбол ярышлары узачак Иртәгә, ягъни 19 август көнне сәг. 15.00 дә Татарстан республикасының физик культура һәм спорт отличнигы, өстәмә белем бирү педогогы Артур Хабиров истәлегенә футбол ярышлары узачак.8300
-
18 август 2022 - 08:49Сатуда - Илшат Билаловның "Тауда язылган язмыш" китабы Бу әсәр авыл табиблары тормышына багышлана.8100
-
18 август 2022 - 08:45Җәйге чор бик күңелле Ничек итеп китапханәгә яңа укучылар җәлеп итәргә һәм ничек итеп интернеттан һәм телевидениедән тыш, китап бар икәнен кешеләргә, бигрәк тә балаларга төшендерергә? Моның өчен безнең китапханәчеләр мавыктыргыч чаралар үткәреп кенә калмыйча, материал бирүнең яңа формаларын да эзлиләр. Шундый формаларның берсе - төрле акцияләр уздыру.8700
-
18 август 2022 - 08:05КАРЛЫГАННЫ ОНЫТМАГЫЗ Уңышын биреп бетергәннән соң, карлыган һәм крыжовник киләсе елга чәчәк бөреләрен формалаштыра башлый, шуңа аны тукландыру турында уйларга кирәк.14000
-
17 август 2022 - 15:09Эшкә чакырып килгәннәр Бүген, ягъни 17 август көнне, район Советының утырышлар залында Казан вертолет заводы вәкилләре - Николай Липатов белән Хәлил Гыйниятов районның мәшгульлек үзәген исәптә торучы һәм авыл җирлекләрендәге эшсез райондашларыбыз белән очрашты.17600
-
17 август 2022 - 14:06Иске Җөри урта мәктәбенең беренче сыйныфына баручы укучылар да букчалы булды 1 сентябрь – Белем көне якынлашкан көннәрдә Иске Җөри урта мәктәбенең беренче сыйныфына баручы укучылар да букчалы булды.13200
-
17 август 2022 - 13:57Урманнарга керү тыела Урман хуҗалыгы министрлыгы урманнарга якын урыннарда коры үләннәрнең яна башлавының 407 очрагын теркәгән. Ялкын гомум исәптә 8,6 гектар мәйданны колачлаган. Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тулаем яшел зоналарда янгын тарала башлауның 800 очрагын ачыклаган һәм сүндерү чарасы күргән.7800
-
18 август 2022 - 15:00Яңа почта бүлекчәсе файдалануга тапшырылды
-
17 август 2022 - 11:41Үзәк мәктәбендә, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында, уку әсбаплары тапшырдылар.
-
17 август 2022 - 10:25
-
17 август 2022 - 06:45
-
18 август 2022 - 14:01Чиста-пөхтә, яктыБүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында, онлайн форматта,авыл җирлекләрендә урнашкан 15 төзекләндерелгән почта бүлекчәсен файдалануга тапшыру тантаналары узды.10800
-
16 август 2022 - 15:42Конкрет бурычлар куелды Бүген, ягъни 16 август көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәте базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре өчен киңәшмә үткәрде.40700
-
17 август 2022 - 09:52Кыр эшләре көндәлеге Районыбыз басу-кырларында тулы куәткә урып-җыю эшләре бара. Августның кояшлы, чалт аяз көннәре моңа бер дигән мөмкинлек бирә.23400
-
16 август 2022 - 09:25ӘГӘР ЭЧ КАТСА 250 шәр г караҗимеш, күрәгә, инҗирне яхшылап юарга һәм, кайнар су коеп, 1 сәгать тотарга.18700
-
17 август 2022 - 15:09Эшкә чакырып килгәннәр Бүген, ягъни 17 август көнне, район Советының утырышлар залында Казан вертолет заводы вәкилләре - Николай Липатов белән Хәлил Гыйниятов районның мәшгульлек үзәген исәптә торучы һәм авыл җирлекләрендәге эшсез райондашларыбыз белән очрашты.17600
-
17 август 2022 - 08:01Йомырка турындагы 7 сорау «Беренче тавык барлыкка килгәнме, әллә йомыркамы?» дигән табышмакка кешелек әллә кайчаннан бирле җавап эзли. Без әлеге сорауга җавап эзләмәдек, әлбәттә, тик Роспотребнадзор, табиб һәм диетолог мәгълүматларына нигезләнеп, йомыркага бәйле берничә сорауга ачыклык кертәбез.16000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Телэче (Тюлячи)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47609 от 07.12.2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хузин Ленар Юсупович
ФИО руководителя: Хузин Ленар Юсупович
Адрес редакции: 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский р-н, с. Тюлячи, ул. Луговая, д. 6а
Телефон редакции: (84360)2-13-27
Email: tulinf@rambler.ru
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: tulinf@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика