Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Андрей Малахов янына барырга дип чыгып киткән әби Чаллыда табылган

22 август Петербургтагы полиция бүлегенә 1935нче елгы пенсионер әнисе югалуын хәбәр итеп бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. “Вести Камаза” газетасы язуынча, пенсионер әби Питердагы өеннән 13 август көнне үк чыгып китә. Туганнарына ул Мәскәүгә Андрей Малахов янына «Пусть говорят» тапшыруына баруы турында язу калдырган.

Телефоны сүндерелгән, үзе турында башка бернинди дә хәбәр калдырмаган әбинең соңгы ике елда психиатрда учетта торуы һәм аңарчы да билгесез якка чыгып китә торган булуы билгеле.

 

24 августта пенсионер әби кызы белән элемтәгә чыгып, үзенең Чаллыда булуын, үзе белән бар да тәртипкә икәнлеген хәбәр иткән. Аның Татарстанга ничек килеп эләгүен әлегә аңлата алмыйлар.

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев