Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Антарктидада 40 меңгә якын яңа туган пингвин баласы үлгән

Антарктидада 40 меңгә якын яңа туган пингвин баласы үлгән. Аларның үле гәүдәсен Адели җирлегендә Франция галимнәре тапкан. Бу хакта, Regeneracion порталына сылтама биреп, NewsFrol басмасы хәбәр итә. Greenpeace докладында әйтелгәнчә, соңгы үрчү чорында пингвиннар колониясенең Адели төреннән, 30 мең экземпляр урынына, бары ике генә токым дәвамчысы сакланып калган. Пингвиннарның күпләп...

Антарктидада 40 меңгә якын яңа туган пингвин баласы үлгән. Аларның үле гәүдәсен Адели җирлегендә Франция галимнәре тапкан. Бу хакта, Regeneracion порталына сылтама биреп, NewsFrol басмасы хәбәр итә.

Greenpeace докладында әйтелгәнчә, соңгы үрчү чорында пингвиннар колониясенең Адели төреннән, 30 мең экземпляр урынына, бары ике генә токым дәвамчысы сакланып калган.

Пингвиннарның күпләп үлүнең сәбәбе - "климатның күзгә күренеп үзгәрүе һәм кеше йогынтысы, аеруча балык тоту һәм туризмның киң җәелүе" дип аңлата «Greenpeace оеаннары» координаторы Эстефания Гонсалес.

Белгеч әйтүенчә, пингвиннар, боз катламының гаять юка булуы һәм яңгырлар еш яву сәбәпле, балаларына ризык эзләп, бик күп километрлар еракка китә. Алар югында токым дәвамчылары ачлыктан һәлак була.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев