Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Апас районының Каратун бистәсендә 19 яшьлек егет ике кешене буып үтергән

Апас районының Каратун бистәсендә бергә яшәгән 1960 елгы хатын-кызны һәм 1970 елгы ир-атны 19 яшьлек егет буып үтергән дип фаразланыла. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җинаять кылуда шикләнелгән 19 яшьлек Сергей Золин тоткарланган. Егет үзенең гаебен егет таныган. Аның сөйләве буенча, бу кичне...

Апас районының Каратун бистәсендә бергә яшәгән 1960 елгы хатын-кызны һәм 1970 елгы ир-атны 19 яшьлек егет буып үтергән дип фаразланыла. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, җинаять кылуда шикләнелгән 19 яшьлек Сергей Золин тоткарланган.

Егет үзенең гаебен егет таныган. Аның сөйләве буенча, бу кичне ул әлеге хатын-кыз янына килеп, аның белән җенси мөнәсәбәткә кергән. Йортка бу хатын бергә яшәгән ир-ат кайткач, алар арасында низаг чыккан. Золин бу ир-атны бау белән буып, аннары мәрхүмәне дә мендәр белән бастырып үтергән.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X