Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Армиядә хезмәт итеп кайтканнарга түләнә торган пособие күләменә үзгәрешләр кертелде

Армиядә хезмәт итеп кайтуларына бер елдан да артык булмаган һәм бүгенге көндә эшсез булган россиялеләргә пособие күләме үзгәрде. Әгәр дә хәрби чакырылышка кадәр Россия гражданының кимендә 24 атна түләүле эш урыны булып, шуннан армиягә киткән булса, аңа пособие соңгы өч айлык хезмәт хакының уртача күләменең процент чагыштырмасы нигезендә түләнәчәк. "Россия...

Армиядә хезмәт итеп кайтуларына бер елдан да артык булмаган һәм бүгенге көндә эшсез булган россиялеләргә пособие күләме үзгәрде. Әгәр дә хәрби чакырылышка кадәр Россия гражданының кимендә 24 атна түләүле эш урыны булып, шуннан армиягә киткән булса, аңа пособие соңгы өч айлык хезмәт хакының уртача күләменең процент чагыштырмасы нигезендә түләнәчәк.

"Россия Федерациясенең "Россия Федерациясендә халыкның эш белән тәэмин ителеше" законына үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады, дип яза "Татар-информ".

Искәртеп үтик, Федераль закон Россия Дәүләт Думасы тарафыннан 2017 елның 20 июлендә кабул ителеп, Федерация Советында 2017 елның 25 июлендә хуплау тапты. Яңа закон нигезендә, андый гражданнар өстәмә профессиональ белем алырга яки эш белән тәэмин итү хезмәте юлламасы буенча укуларын дәвам итәргә уйласалар, аларга хәрби хезмәткә алынганга кадәрге эшләгән соңгы өч айдагы хезмәт хакының 75 проценты күләмендә стипендия түләнәчәк. Шул ук вакытта стипендия эшсезлек буенча түләнә торган пособиенең максималь күләменнән югарырак һәм эшсезлек буенча пособиенең арттырылган район коэффициентыннан түбәнрәк булмаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев