Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

“Ашыгыч ярдәм”не чакырту түләүле булырмы?

Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты каршындагы Экспертлар советы ашыгыч ярдәмне ялган чакырткан өчен җаваплылыкны арттыру турында фикер алышуга кереште. Алар әлеге карарны җәмәгатьчелек белән фикер алышып чыгарырга ниятли. Бу хакта парламентның түбән палатасы комитеты әгъзасы Юрий Кобзев сөйләде.

Депутат сүзләренә караганда,”Ашыгыч ярдәм ” халыкка бернинди киртәләрсез, һәм тиз рәвештә ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен булдырылган. Ләкин кайчагында медиклар бригадасын болай гына чакыртып, акланмаган шалтыратулар да еш килә. Бу очракта пациент белән, ким дигәндә, аңлату эшләре алып барырга кирәк.

Кобзев фикеренчә, фикер алышуга җәмәгатьчелекне дә җәлеп итәргә кирәк, дип хәбәр итә «360»телеканалы.

“Без түләүсез медицина ярдәменә конституцион хокук барлыгын беләбез, кеше аны бушлай алсын өчен без барысын да эшләячәкбез”, — дип билгеләп үтте парламентарий.

 

Ул аныклап узганча, «Ашыгыч ярдәм» не түләүле чакыру турында сүз юк, тик ялган чакыру өчен җаваплылык булырга тиеш.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев