Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан

Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган, уртача климатлы планета тапты. Ул Җирдән 11 яктылык елы ераклыгында урнашкан, аңа Ross 128 b дигән исем бирделәр, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы N+1 журналына сылтама ясап. Массасы 1,35 Җир авырлыгына тигез планета актив булмаган кызыл кәрлә тирәсендә әйләнә. Галимнәр аны тереклек ияләре яши торган планета...

Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган, уртача климатлы планета тапты. Ул Җирдән 11 яктылык елы ераклыгында урнашкан, аңа Ross 128 b дигән исем бирделәр, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы N+1 журналына сылтама ясап.
Массасы 1,35 Җир авырлыгына тигез планета актив булмаган кызыл кәрлә тирәсендә әйләнә. Галимнәр аны тереклек ияләре яши торган планета дип атарга ашыкмый. Чөнки аның нәрсәдән гыйбарәт икәнлеге әле мәгълүм түгел, анда су бармы-юкмы икәнлеген төгәл әйтүе кыен.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, Ross 128 b планетасында температура Цельсий буенча -4 градустан +20 градуска кадәр җитәргә мөмкин.
Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев