Ял көннәренә республикада 16 градус җылы булуы көтелә. Чамадан тыш җылылык башта Мәскәү халкын сөендерәчәк, дип фараз кылына - анда 21 градус җылы булачак, дип ышандыра синоптиклар.
Дөрес, көннәр җылы булса да, һава торышы чалт аяз гына тормаячак икән. Алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк, кыска вакытлы гына яңгыр да явачак икән.