Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Һава торышы начарланды, юлларда сак булыгыз

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Казанда һава торышының үзгәрүе сәбәпле юллардагы вазгыять начарланып китте. Көчле буран юл-транспорт һәлакәтләре һәм бөкеләр тудырды. «Яндекс. Бөкеләр» сервисы мәгълүматлары буенча Казан юлларында тыгынлык 7 баллга җитте. Иң зур бөке Җиңү проспектында академик Сахаров урамыннан Өченче транспорт дамбасына кадәр күзәтелә. Бу бөке һәлакәт булу нәтиҗәсендә барлыкка...

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Казанда һава торышының үзгәрүе сәбәпле юллардагы вазгыять начарланып китте. Көчле буран юл-транспорт һәлакәтләре һәм бөкеләр тудырды.

«Яндекс. Бөкеләр» сервисы мәгълүматлары буенча Казан юлларында тыгынлык 7 баллга җитте. Иң зур бөке Җиңү проспектында академик Сахаров урамыннан Өченче транспорт дамбасына кадәр күзәтелә. Бу бөке һәлакәт булу нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Ямашев проспектында да шундый ук тыгынлык күзәтелә. Хәрәкәт Әмирхан проспектыннан Өченче транспорт дамбасына кадәр тукталган. Болардан тыш Оренбург трактыннан Универсиада проспектына кадәр Әмәт магистралендә бөке сузылган.

«Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлегендә хәбәр итүләренчә, иртәнге өч сәгать эчендә кизү частена 60лап юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килеп ирешкән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев