Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Август киңәшмәсендә Россиянең 30 төбәгеннән 150 делегат катнаша

Бүген, 9 августта, Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында чаралар дәвам итә. "Татар-информ" алдарак хәбәр иткәнчә, 7 августта Мөслимдә мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе башланып китте. Конференциянең беренче көне инклюзив мәгариф мәсьәләләренә багышланды. Киңәшмә 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Бүген педагоглар республикабыздагы милли мәгариф торышын өйрәнәчәк, киләчәккә эш юнәлешләре белән...

Бүген, 9 августта, Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында чаралар дәвам итә. "Татар-информ" алдарак хәбәр иткәнчә, 7 августта Мөслимдә мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе башланып китте. Конференциянең беренче көне инклюзив мәгариф мәсьәләләренә багышланды. Киңәшмә 15 августка кадәр дәвам итәчәк.

Бүген педагоглар республикабыздагы милли мәгариф торышын өйрәнәчәк, киләчәккә эш юнәлешләре белән танышачак. Шул уңайдан кичә, 8 август көнне, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов милли мәгариф кураторлары, татар телендә белем бирә торган мәгариф оемаларында һәм Россия төбәкләрендә татар теле һәм әдәбияты укытучылар катнашында пленар утырыш уздырды. Бу хакта министрлык матбугат хезмәте хәбәр итте.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Дәүләт Советы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре һәм Россиянең 30 төбәгеннән 150 делегат катнашты. Төбәкләрдә милли мәгарифне яшәтү, татар телен саклап калу мәсьәләсе киңәшмәдә төп сорауларның берсе булды.

Делегатлар, даими методик ярдәм күрсәткәнгә һәм төбәкләрне уку-укыту әсбаплары белән тәэмин итеп торган өчен, республика җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына рәхмәт җиткерделәр.

Исегезгә төшерәбез, семенар-киңәшмә кысаларында катнашучыларга Яшел Үзән районы мәгариф оешмаларының милли мәгариф өлкәсендәге тәҗрибәсе күрсәтелде, шулай ук күргәзмәләр, осталык дәресләре тәкъдим ителде, диелә министрлык хәбәрендә.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев