Август аенда безне нинди һава торышы көтә? Синоптиклар фаразы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген һава температурасының 33 градуска кадәр күтәреләчәген җиткерде. Синоптиклар кызу көннәрне август башында да булачагын җиткерә. Иртәгә, мәсәлән, һава температурасы 31 градуска кадәр күтәрелә, явым-төшем дә күзәтелми. Шулай да якын көннәрдә республикада урыны белән һава торышы бозылырга мөмкин - яшен, тизлеге секундына 15...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе бүген һава температурасының 33 градуска кадәр күтәреләчәген җиткерде.
Синоптиклар кызу көннәрне август башында да булачагын җиткерә. Иртәгә, мәсәлән, һава температурасы 31 градуска кадәр күтәрелә, явым-төшем дә күзәтелми. Шулай да якын көннәрдә республикада урыны белән һава торышы бозылырга мөмкин - яшен, тизлеге секундына 15 метрга җиткән көчле җил көтелә. Кайбер районнарда боз яву ихтималы да югары.
Август аенда безне нинди һава торышы көтә соң? Явым-төшем, июльдәге кебек нормадан аз булачак. Ә һава температурасы тиешле норма тирәсендә саклана, ди синоптиклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев