Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Авыл хуҗалыгы культураларында күпләп авырулар барлыкка килә башлаган

Татарстанда, көчле яңгырлар һәм салкынча һава торышы аркасында, авыл хуҗалыгы культураларында күпләп авырулар барлыкка килә башлаган. Күгәрек, черек, фитофтороз барлык авыл хуҗалыгы культуралары өчен дә хас диярлек. Бу хакта Казан дәүләт аграр университетының "Гомуми игенчелек, үсемлекләрне саклау һәм селекция" кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире...

Татарстанда, көчле яңгырлар һәм салкынча һава торышы аркасында, авыл хуҗалыгы культураларында күпләп авырулар барлыкка килә башлаган. Күгәрек, черек, фитофтороз барлык авыл хуҗалыгы культуралары өчен дә хас диярлек. Бу хакта Казан дәүләт аграр университетының "Гомуми игенчелек, үсемлекләрне саклау һәм селекция" кафедрасы мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Радик Сафин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, артык явым-төшемнәр бөртекле культураларны коткармаячак - вакыт узды. Әмма күпләп авырулар барлыкка килә башлаган, алар бөртекле культураларда да, шикәр чөгендерендә дә бар. Галимнәр бәрәңге уңышы өчен аеруча борчыла, фитофтороз авырулы бәрәңге кыш көне саклана алмый. Шуңа бәйле рәвештә, галимнәр үсемлекләрне чирләрдән саклый башларга киңәш итә. Тик ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләренең барысы да авыруларга каршы препаратлар сатып ала алмаячак - бу язда аларның бәясе 50-70 процентка кыйммәтләнгән. Яңгырлы-салкынча һава торышы бары терлек азыгы культуралары өчен генә әйбәт, тиздән алар икенче тапкыр уңыш бирәчәк.

"Август аенда һава торышы тотрыклыланырга тиеш", - дигән фикерен җиткерде Р.Сафин.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев