Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Автомобиль транспорты хезмәтчәннәре көне белән!

Мөхтәрәм автомобиль транспорты хезмәтчәннәре һәм ветераннары! Бүген кешелек эшчәнлегендә автомобиль транспорты файдаланылмаган бер генә өлкә дә юк. Сез алдыгызда торган бурычларны югары җаваплылык тоеп башкарасыз. Үзегезнең югары һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә таянып, сез йөк һәм пассажирлар ташуны кирәкле күләмнәрдә һәм бик кыска вакыт эчендә башкарасыз. Җитештерүчән хезмәттә район сезгә таяна....

Мөхтәрәм автомобиль транспорты хезмәтчәннәре һәм ветераннары!
Бүген кешелек эшчәнлегендә автомобиль транспорты файдаланылмаган бер генә өлкә дә юк. Сез алдыгызда торган бурычларны югары җаваплылык тоеп башкарасыз. Үзегезнең югары һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә таянып, сез йөк һәм пассажирлар ташуны кирәкле күләмнәрдә һәм бик кыска вакыт эчендә башкарасыз. Җитештерүчән хезмәттә район сезгә таяна. Район халык хуҗалыгының бөтен тармакларында эшнең уңышлы алып барылуы күп яктан сезнең хезмәткә бәйле. Ел уңышын җыеп алуда көнне төнгә ялгап, сез фидакарьләрчә эшләдегез. Намуслы хезмәт, җитезлек, оешканлык үрнәге күрсәттегез. Киләчәктә дә, булган кыенлыкларга карамастан, сез бу тармакның тотрыклы эшләвен тәэмин итә алырсыз дигән ышаныч бар. Сезне барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Сезгә нык сәламәтлек, хезмәттә уңышлар, хәвеф-хәтәрсез юллар, бәхет, гаиләләрегезгә иминлек телибез.
Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев