Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

“Авыл клублары” программасы ничек тормышка ашырыла?

Татарстанда «Авыл клублары» программасы 2012 елдан бирле тормышка ашырыла. Республика Министрлар Кабинеты карары белән әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен ел саен 500 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелә. "Авыл клублары" республика программасы кысаларында төзелгән мәдәни объектларның саны узган ел Татарстанда шактый булды. 2012 елда программа кысаларында 46 торак пунктында мәдәни...

Татарстанда «Авыл клублары» программасы 2012 елдан бирле тормышка ашырыла. Республика Министрлар Кабинеты карары белән әлеге программаны гамәлгә ашыру өчен ел саен 500 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелә.


"Авыл клублары" республика программасы кысаларында төзелгән мәдәни объектларның саны узган ел Татарстанда шактый булды.

2012 елда программа кысаларында 46 торак пунктында мәдәни яки күпфункцияле үзәкләр төзелгән. 2013 елда исә 46 мәдәни һәм күпфункцияле үзәк калкып чыккан. 2014 елда 47 авыл клубы файдалануга тапшырылган. Былтыр 42 авылда клуб төзелде, быел 45 яңа клуб сафка басачак.

Клубы - бар, сәнгать җитәкчесе - юк

Нурлат районының Каравыл Тавы авылында да узган ел 100 кешегә исәпләнгән Мәдәният йорты ачылды. Биредә яшәүче 1000гә якын кешенең 92 проценты - чуашлар. Объект - күпфункцияле, ул Мәдәният йортын һәм китапханәне берләштерә. Клубта вокал, декоратив-гамәли сәнгать, өстәл теннисы һәм бильярд буенча түгәрәкләр эшли.

Ольга Савельева, Каравыл Тавы Мәдәният йорты мөдире:


- Хәзерге вакытта без "Палан" (чуашчадан "балан" дип тәрҗемә ителә) чуаш ансамбленең хисап концертына әзерләнәбез. Бүген аның репертуарын төзибез.

Мәдәният йорты мәктәп каршында гына урнашканлыктан, бию түгәрәкләренә мәктәп укучылары да бик теләп йөри. Клуб ачылу уңаеннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы мәдәният үзәгенә аппаратура алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырган.

- Клубыбыз яңа, әйбәт, ләкин сәнгать җитәкчебез юк. Әлеге проблема белән район җитәкчеләренә дә мөрәҗәгать итеп карадым. Анда мәсьәләне хәл итәргә булышырбыз, дип җавап бирделәр. Үзем генә булгач, кыенрак шул, - ди Ольга Савельева.

Шулай ук 2015 ел ахырында Азнакай шәһәренең Көнчыгыш микрорайонында да Мәдәни үзәк ачылды.

- Бүгенге көндә анда Азнакай сәнгать мәктәбенең хореография дәресләре оештырыла, кино учреждениесе дә шушы бинага күчте. Әлегә фильмнар күрсәтелми, аппаратураны көйләү эшләре бара. Тиздән кино күрсәтә башлаячакбыз. Мәдәният сараенда кысан булгач, бу үзәкне төзү үтенече белән мөрәҗәгать иттек. Биредә төрле түгәрәкләр оештырыла, музыкаль коллективлар репетицияләр уздыра. Музыка мәктәбе коллективы белән, әгәр кирәк икән, балаларны автобус белән шушында йөртәчәкбез, дип сөйләштек. Бүгенге көндә Мәдәни үзәккә белгечләр туплыйбыз, - ди Азнакай районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Гөлсинә Хафизова.

Татарстан Президенты искәрткәнчә, бүген республикада гамәлгә ашырыла торган программаларның күбесе авылларны үстерүгә юнәлдерелгән.

Алинә Минневәлиева

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X