Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Авыллар 1 миллион сумлык грантка дәгъва итә ала

Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы агымдагы елның 15 мартына кадәр авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча ел саен үткәрелә торган республика бәйгесенә гаризалар кабул итә. Мәгълүм булганча, бу бәйгедә элеккечә үк республиканың 104 муниципаль берәмлеге җиңәчәк һәм аларның һәркайсы 1 миллион сум күләмендә грант алачак. Бәйге Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы тәкъдиме һәм...

Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы агымдагы елның 15 мартына кадәр авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча ел саен үткәрелә торган республика бәйгесенә гаризалар кабул итә.

Мәгълүм булганча, бу бәйгедә элеккечә үк республиканың 104 муниципаль берәмлеге җиңәчәк һәм аларның һәркайсы 1 миллион сум күләмендә грант алачак.

Бәйге Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы тәкъдиме һәм Татарстан Президенты ярдәме белән 2013 елдан оештырылып килә. Аның максаты - район һәм шәһәрләрне, авыл җирлекләрен социаль-икътисади үсешкә этәрү, халыкның яшәү дәрәҗәсен яхшырту. Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге җиде күрсәткечкә карап бәяләнә, алар - демографик вәзгыять, муниципалитетның табышлары, халыкның кече һәм урта эшкуарлыкның хәле, эре терлек саны, шәхси торак төзелеше, юлларның торышы, җирлекнең тынычлыгы-иминлеге.

Шушы үткән елларда бәйгедә 43 муниципаль районнан 660 авыл җирлеге катнашкан иде, 313 авыл җирлеге җиңү яулады. 1 миллион сум акча аларда нигездә юлларны, күперләрне төзекләндерүгә, төрле техника сатып алуга, шулай ук авыл Мәдәният йортларын һәм башка административ биналарны ремонтлауга, халыкны су белән тәэмин итү һәм башка социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә тотылды.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев