Теләче Информ

Авыл кибетчесенең эш-мәшәкате хезмәт хакына тәңгәл киләме?

Ни өчен кулланучылар берлегенә кадрлар куркынычсызлыгы яный?

– Соңгы елларда авыл кибетендә эшләү тагын да катлауланды. Сәүдә системасында төрле контроль җиһазлары, компьютер, интернет һәм башка заманча җайланмалар куллана башлау сатучыдан зур әзерлек сорый. Кибетчеләребезнең күбесе өлкән яшьтә. Арада бүген-иртәгә пенсиягә чыгарга җыенучылар да байтак. Яшьләр исә бу эшкә алынырга атлыгып тормый. Мәшәкате күп, түләү чамалы. Шуңа, кадрлар табу көннән-көн кыенлаша, – ди Алексеевск районындагы Левашов авылы кибетчеләре Арсения Валентинова белән Светлана Боброва.

Алар белән сөйләшеп-аралашканда, ирексездән алтмышынчы елларда еш кабатланган җыр сүзләре искә төшә: “Их, комбайнер мин үзем, машинист һәм тракторист, кайчагында ял иткәндә җырчы белән гармонист”.

Авыл кибетчесенең эш-мәшәкатен дә санап бетерелек түгел икән. Товар кабул итү, сатудан тыш бүген алар заманча сәүдә системасының барлык техник таләпләрен ныклап өйрәнергә мәҗбүр. Башкача, авылда яшәүче 400 кешегә ничек итеп заманча сәүдә хезмәте күрсәтәсең? “Эш өстәлә торса да, хезмәт хаклары 15–20 мең сумнан артмый”, – дигән зарларын да ишетергә туры килде.

Алексеевск кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Илнур Хәйбуллинны кадрлар мәсьәләсе соңгы елларда аеруча нык борчый. Ни өчен дигәндә, авыл җирлегендә халыкка хезмәт күрсәтүче сәүдә нокталары, күчмә кибетләрнең товар әйләнеше ел саен арта барып, узган ел 200 миллион сумнан артып киткән оешма бит ул. Башкалар сүтелеп-таралып барганда да Алексеевск бистәсе, Яңа Спас, Лебедино, Левашево, Кыр Шонталысы, Урта Тигәнәле, Ромодан авыллары – үз сәүдә нокталары белән беррәттән, төрле ярдәмче цехлар, шул исәптән ит һәм сөт ризыклары җитештерү, ашханә, әзерләүләр пунктлары, агач эшләнмәләр участогы, спиртсыз эчемлекләре белән дан тоткан як. Соңгы елларда эчке мөмкинлекләрне файдаланып һәм дәүләт ярдәме белән Кулланучылар җәмгыяте оешма-предприятиеләренә 1 миллион 575 мең сум акча кертә алганнар. Өстәвенә “Цифрлы авыл” проекты буенча сәүдә нокталарына заманча җайланмалар кертү, хезмәткәрләргә уңайлы эш шартлары булдыруга 13 миллион сум акча юнәлтелгән.

– Әмма кадрлар кытлыгы үзен нык сиздерә. Бу юнәлештә белгечләр әзерләүнең төрле формаларын кулланабыз.Торак йорт төзү, яшьләрне өйрәтү буенча мәктәп-кибет, кадрлар әзерләүнең башка формаларын куллану – һәркайсы өстәмә чыгымнар сорый. Проблеманы ил белән бергә алынганда гына тулысынча хәл итеп булачак, – ди Илнар Хәйбуллин.

Татарстан Кулланучылар берлеге җитәкчесе Рашат Шәймәрданов әйтүенчә, республиканың һәр районында да кадрлар кытлыгы үзен нык сиздерә. Аеруча, әзерләүләр пунктларына белгечләр табуы кыен. Шәхси хуҗалыкларның үзләреннән артып калган ит, сөт, бәрәңге, алма кебек продукцияләр генә түгел, төрле яшелчә, җиләк-җимешнең байтак өлеше әрәм-шәрәм ителә. Тире, йон, миләш, дару үләннәре – яхшы бәя булганда һәм бу эшне тиешенчә оештыра белгәндә һәркайсы авылда яшәүчеләргә күпмедер күләмдә өстәмә табыш китерә алыр иде. Бу бит – кайберәүләр өчен даими эш урыны да. Бүген кулланучылар оешмаларына сатучы, аш-су остасы, камыр азыклар әзерләүче һәм башка төр һөнәр ияләре җитешми. Булганнары олы яшьтә. Әйтик, Азнакай районы кулланучылар җәмгыятендә эшләүчеләрнең уртача яше 52дән артып китә. Аларга алмаш әзерләү турында алдан кайгыртасы бар.

Кулланучылар җәмгыяте системасында эшләр өчен югары әзерлекле кадрларны каян алырга? Алексеевск районы авылларының эш тәҗрибәсе белән танышырга килгән Россия Кулланучылар берлеге җитәкчесе Дмитрий Зубков фикеренчә, моның өчен кулланучылар җәмгыятьләрендә электән булаган уңай тәҗрибәне бүгенге шартларда файдалана белү бик мөһим.

Авыл сәүдәсе буенча бер гасырдан артык эш тәҗрибәсе булган район кулланучылар җәмгыяте каршында оешкан “Колос” эшкәртү һәм сату кооперативына гына түгел, республиканың барлык куланучылар җәмгыятьләренә дә әзерлекле кадрлар күктән төшмәячәк. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Нәбиева әйтүенчә, моның өчен булачак кадрларны мәктәптән үк әзерләүнең махсус системасын булдырырга кирәк. Бу юнәлештә 30 ел эш тәҗрибәсе булган Казан кооператив институтында “Кооперация үсеше ресурс үзәге” ачылды. Киләчәктә Әлки һәм Алексеевск районнары мәктәпләрендә авыл кибетләрендә эшләү өчен югары әзерлекле белгечләр әзерләү дә шушы максатларны күздә тота.

САН

* “Авыл кибете” республика максатчан программасы нигезендә республика авылларында 100дән артык яңа сәүдә пунктлары ачылган. Ерак авылларга сәүдә хезмәте күрсәтү максатында быел тагын 20 модульле кибет ачыла.

* Казан кооператив институтында 47 югары һәм махсус урта белем бирү программалары буенча 7 мең кыз һәм егет белем ала.

Институт белгечләре һәм студентлары ярдәмендә 2018-2019 елда республика авылларында 50 кооператив барлыкка килгән.

Камил Сәгъдәтшин
vatantat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: