Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Авылга игътибар арта

Киләсе елда район үзәк хастаханәләрен, сырхауханәләрне җиһазлауга зур әһәмият биреләчәк. Башлангыч звеноны яңарту өчен 18 миллиард сум акча тотылачак. Районнардагы дәвалау оешмаларында шартлар шәһәрнекеннән ким булмаячак. Бу хакта ел йомгаклары турындагы матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде.

Быел авыл җирләренә йөртү өчен дүрт “мобиль поликлиника” автомобильләре сатып алынды. Аларның һәркайсы аерым медицина оешмасына беркетелгән. Күчмә автомобильләр 18 районда булып, шунда яшәүчеләргә диспансерлаштыру тикшерүе үткәргән. Әлеге хезмәттән файдаланучылар  арасында рәхмәт әйтүчеләр дә, табибларның эшчәнлегеннән канәгать калмаучылар да булды. Авыл халкы, диспансерлаштыру үткәргәндә, күбрәк җиһаз кулланылсын иде, дигән теләк белдерде. Аларның шулай ук, мөмкинлектән файдаланып, төрле белгечләргә күренәсе килә. Киләсе елда ул фикерләр исәпкә алыначакмы, “мобиль поликлиника”ларны нинди үзгәрешләр көтә? Әлеге соравыбызга: “Күчмә автомобильләрдә тикшерү – үзебез өчен дә яңа хезмәт. Быелгы эшчәнлеккә тиздән йомгак ясыйбыз, киләчәктә үзгәрешләр булачак. Кирәк икән, күчмә машиналарның санын арттырырбыз. Ул эшкә башка белгечләр дә кушылыр.  Авылда яшәүчеләрнең һәркайсы елга бер мәртәбә булса да тикшеренү үтәргә тиеш. Ул автомобильләрне сатып алганда, безгә шундый бурыч куелды”, – дип җавап бирде министр. Быел мобиль комплексларда 17 160 кешене караганнар. 647сендә чир беренче тапкыр табылган, 7 меңен өстәмә тикшеренүгә җибәргәннәр. 740 кешегә хастаханәдә ятарга юллама бирелгән, 27сенә операция ясалган.

2019 елда республикада 12 илкүләм проект буенча 163 төп күрсәткеч билгеләнгән. Аларның 30 процентка якыны сәламәтлек саклау өлкәсенә туры килә. Шуларның берничәсенә тукталсак, бу – кеше гомерен озынайту, үлем-җитемне киметү, туучылар санын арттыру. 2018 елда уртача гомер озынлыгы 74 яшь булса, быел ул 75кә җитәргә тиеш. Соңгы дүрт елда аборт ясатучылар саны 30 процентка кимегән. Дәүләт оешмасында алып барылган исәп шуны күрсәтә. Алардан тыш, шәхси клиникалар да бала төшерү белән шөгыльләнә, ләкин саннар үзләрендә кала. Министр әйтүенчә, киләсе елдан алар да бу мәсьәләдә хисап тотарга тиеш булачак. Республикада ЭКО ясатучылар саны арта. Мәҗбүри медицина иминияте буенча бу хезмәттән файдаланырга теләүче гаиләләр саны 2 меңнән артып киткән. Аннан тыш, ЭКОны үз акчасына ясатучылар да бар. Быел туучылар белән үлүчеләр саны беренче тапкыр тигезләшкән. Туучылар күрсәткече 1000 кешегә 11 туры килә, үлем-җитем күрсәткече буенча да нәкъ шулай. Балаларның азрак тууы 1990 нчы еллардагы демографик кризиска да бәйле. Ул чорда илдәге икътисади үзгәрешләр аркасында сабыйлар туу кимеде. Шулар бүген үзләре бала табар яшькә җитте.

Быел авылларда 45 фелдьшер-акушерлык пункты, 10 амбулатория ачылган. Санитария авиациясе ярдәмендә 146 авыру дәвалау оешмаларына китерелгән. Кешегә тизрәк ярдәм күрсәтү җәһәтеннән “Ашыгыч ярдәм” станциясе автопаркы да яңартыла. Юл һәлакәтләре булганда тиз арада барып ярдәм күрсәтү дә кеше гомерен саклап калырга булышачак. Юл һәлакәтләре күбесенчә хезмәткә яраклы яшь кешеләр катнашында була. Медицина оешмаларына табиблар җәлеп итү эше дәвам итә. Быел ул сафка 170 хезмәткәр өстәлгән.

Фәния Арсланова

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев