Теләче Информ

Аяк бармаклары белән рәсем ясаган

“Замана татарларының образларын тарихта калдырасым килә. Бүген фотоларның гомере кыска. Сыйфатлы карандаш, кәгазь исә портретларны озак сакларга мөмкинлек бирә”.

Узган ел 95 яшендә бакыйлыкка күчкән танылган рәссам Хәйдәр Сайбаталовның теләге бу. Мәрхүмнең хатыны Ифира ханым иренең һәм башка танылган рәссамнарның иҗатларын мәңгеләштерү өчен Президент Рөстәм Миңнехановка республикада пинакотека булдыру тәкъдимен җиткерергә җыена.

Хәйдәр абый Казахстанның Кустанай шәһәрендә туган, Ифира апа тумышы белән – Ташкенттан. Алар Ленинградта танышканнар. Дистә елдан артык Финляндиядә яшәгән гаилә моннан сигез ел элек Татарстанга күченеп кайта. Хәйдәр абый татар авылында яшәргә хыялланган. Кечкенә чактан ук “торна” кушаматы тагылган Ифира очраклы рәвештә ире белән Биектау районының Торнаяз авылына килеп төпләнә. Хәер, авылда торналар төшкәнен күргәне булмаса да, һавада очкан әлеге кошларны җылы якка ел саен кул болгап озатып кала ул. Капкаларына да, хәтта иренең кабер ташына да  торна рәсемнәрен махсус ясатканнар. Авыл кешеләре әлеге гаиләне бик җылы кабул иткән. Монда авыл халкы гына түгел, иҗат итәр өчен табигать тә менә дигән.

Аяк бармаклары белән дә ясаган

Кечкенә Хәйдәр 3 нче сыйныфта укыганда стена газеталары чыгарган. Сыйныфташларның образларын кәгазьгә төшергән. Хезмәте өчен икмәк биргәннәр. Гаиләдә – 7 бала. Хәйдәр үзе ач булуына карамастан, әлеге телемнәрне әнисенә алып кайтып биргән. Шул вакытта мәктәпкә килгән мәгариф бүлеге комиссиясе әгъзасы, бу укучыдан даһи рәссам чыгачак, ди. Шуны ишетеп кала малай. Ул инде сугышка кадәр рәссам булып танылган, остаханәсе булган.

Хәйдәр абый 1944 елда сугышта яраланып, Ленинградта яшәргә калган. Ярчык эләккән уң кулы бөгелмәсә дә, I төркем инвалид иҗат итүдән туктамый. Госпитальдә рәсемнәрне хәтта аяк бармаклары белән ясый. Аның беренче портретлары – сугышта яраланган солдатлар. Осталыгын күреп, аерым бүлмә бирәләр, ярты елда 50ләп портрет эшләгән. Ләкин бу портретларның кайда икәнлеген белмиләр.

1954 елда читтән торып Мәскәү полиграфия институтын тәмамлый. Шуннан соң Ленинградтагы Пушкин йортына рәссам булып эшкә урнаша. Иске рәсемнәрне кабат яңартып, яшь буынга җиткерә. Санкт-Петербургта татар җәмгыятьләренә багышлап альбомнар иҗат итә рәссам. Сәясәтче, галимнәр, язучылар гына түгел, тышкы кыяфәте үзенчәлекле булган кешеләргә дә битараф калмаган ул.

“Сагынудан елый идек”

Финляндиягә Миккели шәһәре губернаторы Уки Воутилайнен чакырган аны. Баерга дип китмиләр, иҗат итәргә шартлар булганга 13 ел яшиләр анда. Сурәтләрен ясатырга теләүчеләр чиратка языла торган булган. Анда галерея, күргәзмәләр оештыралар, фин портретларыннан торган альбом төзи. Шушы хезмәтләре өчен алтын билгесе белән бүләкләнә. Финляндиянең 11 Президенты һәм аларның гаиләсенең портретларын ясауны да рәссам Хәйдәр агага ышанып тапшырганнар. Ифира апа тәржемәче, үзе дә рәсемнәр ясый, иренең эшендә һәрвакыт ярдәм итә. Инглиз, фин телләрен бик җиңел өйрәнгән.

Финляндиядә яшәгәндә, татар җырчыларының кассеталарын тыңлап, елый идек, ди Ифира ханым. Күңелләре Татарстанга тартыла. Беренче тапкыр Сайбаталовлар Казанга 2003 елда килгәннәр. Шул вакытта тарихчы Әнвәр Хәйри Хәйдәр Сайбаталовка татар зыялыларының фотосурәтләрен биреп җибәрә. Бер елдан соң әлеге гаилә җәй көне кабат башкалабызда яшәп, иҗат итеп китә. Милләттәшебез Казанның меңьеллыгы уңаеннан Карл Маркс урамындагы Сәнгать музеена 110 портрет бүләк итә. 2007 елда Хәйдәр абый ТГПУ тулай торагында яшәп, тугыз ай буе вуз галимнәренең портретларын ясый. Аны Япониягә дә чакыралар, әмма ул Татарстанны сайлый.

Туристларны авылга чакырып була

Ифира ханым әйтүенчә, Татарстан 80 елдан артык гомерен рәсем сәнгатенә багышлаган милләттәше Хәйдәр Сайбаталов белән горурланырга тиеш.

– Кайчак иремә, карандаш, кәгазьдән башка яши алмыйсың, – дип әйткән чакларым да булды. Ул исә: “Чынлап та яши алмыйм, кул эшсез тормаска, көн саен нидер ясарга тиеш”, – ди иде. Иремнең 3 мең портреты бар. Бу – халкыбызның гына түгел, дөньяның да байлыгы. Аның хезмәтләреннән альбом эшләүләрен, мирасын цифрлаштыруларын телим. Рәссамнарның шәхси әйберләрен, хезмәтләрен саклау өчен фонд булдыру мөһим. Германиядә пинакотеканың  искесе һәм яңасы бар. Бездә андый нәрсә юк. Аны Татарстанда да булдырырга кирәк. Әгәр оештырылса, Хәйдәрнең иҗат җимешләрен шунда  тапшырыр идем, – ди 80 яшьлек Ифира ханым. Әлегә ул аларны өендәге махсус бүлмәдә саклый.

2003 елдан 2017 елга кадәр Хәйдәр абый 300ләп татар кешесенең портретын ясаган. Хезмәтләре арасында 500 портрет – финнарныкы. Ифира апа ире хөрмәтенә өендә музей да оештырмакчы була. Татар авылын саклап калу өчен, мәдәниятне үстерергә кирәк, дип саный ул. Музей оештырылса, анда укучыларны, булачак рәссамнарны, хәтта фин туристларны да җәлеп итеп булыр иде, ди. Рәссамның тарих белән бәйле ядкәрләре дә бар. Пушкинның портретларын төшерүче (копировальщик) буларак танылган Хәйдәр абыйга шагыйрьнең йөзегенә охшатып эшләнгән балдак бүләк иткәннәр, язучы Михаил Шолохов исә  алтын каләм тапшырган. Авылны яндырган фашистларны хөкем иткәндә шаһит булган Хәйдәр абыйга җибәрелгән судка чакыру кәгазе дә саклана.

 

Сәрия Мифтахова
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: