Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Ә Айдар авылында "Сепарат аерту өмәсе" уздырдылар!

6 ноябрь көнне Айдар мәдәният йортында " Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" дип аталган конкурс -фестиваль булып узды. Бу көннәрдә икеләтә бәйрәм булганлыктан Айдар мәдәният йортында буш урыннар табуы кыен булыр иде. Әйе, бик яратып һәм кызыксынып карый авыл халкы үзенең авылдашлары куйган һәрбер концерт-тамашаны.Әйтеп китәргә кирәк, Айдар мәдәният йортында кабатланмас...

6 ноябрь көнне Айдар мәдәният йортында " Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" дип аталган конкурс -фестиваль булып узды. Бу көннәрдә икеләтә бәйрәм булганлыктан Айдар мәдәният йортында буш урыннар табуы кыен булыр иде. Әйе, бик яратып һәм кызыксынып карый авыл халкы үзенең авылдашлары куйган һәрбер концерт-тамашаны.Әйтеп китәргә кирәк, Айдар мәдәният йортында кабатланмас һәм "тапталмаган", халык күзенә күренмәгән чаралар еш күзәтелә. Әлеге бәйрәмдә дә "Сепарат аерту өмәсе" тамашачы хозурына беренче булып куелды. Монысы ни була диярсез? Чыннан да,бу сорау хәйран кешене борчыды.

Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган.

Тормыш-көнкүрештә билгеле бер йолалар үтәү, гореф-гадәтләрне тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык милләтләргә дә хас. Гореф-гадәтләр борын-борыннан халык тарафыннан үтәлеп килә торган бәйрәмнәрне, йолаларны үз эченә ала. Тамашачы игътибарына тәкъдим ителәсе сепарат аерту йоласы да шундыйлардан.

Билгеләнгән көнендә сыеры булган һәр кеше сепарат аерырга, яки каймак ясарга- май язарга сепаратлы хуҗабикәгә җыела. Әлбәттә инде һәрбер сөт хуҗасының, үз савыты, тамгасы үзгә-аерылып тора торган була. Ә, бергә җыелган җирдә җор теллелек, җыр-моң, күңелле кәеф туа.

Борынгы җиһазлар: "53 яшьлек кул сепараты"(тальянның кыңгыраулы тавышына охшаш ), май язу җайланмалары - "гөбе"ләр, тәлинкәле үлчәүләр, кулдан эшләнгән чиләк-кәстрүлләр ул көнне сәхнә түрен яулады. Туган якка багышланаган җыр-биюләр белән үрелеп барган кичә тамашачылар күңеленә онытылмас хатирә булып уелып калыр дип ышанып калабыз.

Резеда Фәләхова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X