Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Айрат Фәррахов пенсия яшен арттыру мәсьәләсен элегрәк күтәрү кирәк булган, дип саный

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов фикеренчә, пенсия яшен арттыру мәсьәләсен элегрәк күтәрү кирәк булган. Бу хакта ул бүген IT паркта - шәһәрнең матбугат үзәгендә әйтте.

Аның сүзләренчә, пенсия реформасының дөнья чемпионаты белән бәйлелеге юк. "Икътисадчы буларак, моны чемпионат белән бәйле түгел, дип әйтә алам. Безгә моны элегрәк тә башлыйсы калган. Әмма мин моны реформа дип атамыйм. Мин моны пенсия яшен этаплап арттыру дип саныйм. Аның төп максаты - пенсиядәге кешеләрнең матди хәлен яхшырту", - дип белдерде Айрат Фәррахов.

Депутат хезмәт хакы һәм пенсия күләме арасында дисбаланс барлыкка килгәнен искәртте. "Без икътисадны күтәрергә тиеш, ни өчен дигәндә, бездә ел саен 1 млн га якын эшкә яраклы кешеләр икътисадтан китә. Эшче ресурсларны каян алырга соң? Хәзер пенсия законнарын җайга салу өчен иң кулай вакыт. Эшләүче пенсионерлар өчен, алдагы еллар белән чагыштырганда, пенсия акчасы ике мәртәбә үсәчәк. Уртача пенсия һәм уртача эш хакы арасында аерма 40 процент тирәсе булырга тиеш. Башка ысуллары бармы? Бар, барыбыз өчен дә салымнарны арттырып була. Әмма алай бөтен икътисадны юк итәчәкбез. Икътисадка соры негатив сектор кайтачак, ул вакытта пенсионерларның тормыш дәрәҗәсен арттыруга ирешеп булмаячак", - ди Айрат Фәррахов.

Гөлнар Гарифуллина

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев