Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Азнакайда кыз өчен чыккан низаг үтереш белән тәмамланган

1 июнь төнендә Азнакай үзәк район хастаханәсенә 26 яшьлек ир-ат китерелә. Аның тәне өч җирдән утлы коралдан атып яраланган була. Табиблар ир-атның гомерен саклап кала алмаган. Әлеге факт буенча, Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Азнакай районара бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатыла. Озак та үтми, әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче кеше,...

1 июнь төнендә Азнакай үзәк район хастаханәсенә 26 яшьлек ир-ат китерелә. Аның тәне өч җирдән утлы коралдан атып яраланган була. Табиблар ир-атның гомерен саклап кала алмаган.

Әлеге факт буенча, Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Азнакай районара бүлеге тарафыннан җинаять эше кузгатыла.

Озак та үтми, әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче кеше, Азнакайда яшәүче 19 яшьлек егет кулга алына. Тикшерү фаразлары буенча, әлеге шикле адәмнең ир туганы берникадәр вакыт бер кыз белән очрашып йөри. Әмма кызның ике туган абыйсы әлеге мөнәсәбәтләргә каршы була.

1 июньгә каршы төндә егет үзенең абыйсы һәм танышын да ияртеп, кызның ике туганы - 26 яшьлек ир-ат янына килә. Яшь егетләр үзгәртеп ясалган пистолет белән коралланырга да онытмый. Зыян күрүченең автомобилендә сөйләшеп утырганда, алар арасында низаг чыга. Шуннан алар салоннан чыгып, урамда сугышырга ук керешәләр. Ә шикле егет ишек төзек булмау сәбәпле машинадан чыга алмый һәм шунда утырган килеш пистолетын эшкә җигә - тәрәзә аша ата башлый.

Егет үз гаебен тулысынча таныган. Тикшерү эше дәвам итә. Шикле егетне сак астына алуны сорап, судка мөрәҗәгать ителгән инде.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X