Теләченең беренче номерлы "Аленушка" балалар бакчасында Халыклар бердәмлеге көне уңаенан балалар, әти-әниләр һәм бакчада хезмәт куючы тәрбиячеләр катнашында күңелле чара булып узды.
Мондый бәйрәм берничә ел рәттән үтә. Шуңа да елдан-ел үз осталыкларын күрсәтүче балалар саны да арта. Бу юлы да өлкән һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемнәренә йөрүче малай-кызлар, төрле милләт вәкилләре киемнәреннән киенеп, матур биюләр һәм җырлар, шигырьләр әзерләгән иде. Бәйрәм үткән залны сабыйларның бердәмлеккә, дус-тату булып яшәүгә өндәп ясалган рәсемнәре бизәде.
- Безнең районда татарлар, руслар, керәшеннәр, әрмәннәр үзара дус-тату яши. Бу чараның максаты да балалар арасында дустанә мөнәсәбәт булдыру, төрле милләт вәкилләренең гореф-гадәтләрен чагылдырган рәсемнәр, кул эшләнмәләре аша аларны таныту, - ди бакча мөдире Алисә Дәүләтшина.
Бәйрәм азагында катнашкан барлык балаларга да Мактау грамоталары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Россия гимны белән башланган чара, Татарстан гимны сүзләренә кушылып җырлау белән тәмамланды.
Лилия Кыямова.