Теләче Информ

Балалы гаиләләргә быел да ярдәм итәләр

Ел саен 1 гыйнвардан пособиеләр берникадәр арттырыла. Федераль һәм республика законнары тарафыннан расланган социаль түләү күләмнәре агымдагы елда да үзгәрде. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме хәзер 14 497 сум тәшкил итә (2015 елда 13 742 сум иде). Яшь ярымга кадәр бала караган әниләргә айлык пособие күләме артты....

Ел саен 1 гыйнвардан пособиеләр берникадәр арттырыла. Федераль һәм республика законнары тарафыннан расланган социаль түләү күләмнәре агымдагы елда да үзгәрде. Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме хәзер 14 497 сум тәшкил итә (2015 елда 13 742 сум иде).


Яшь ярымга кадәр бала караган әниләргә айлык пособие күләме артты. Әйтик, беренче баланы караган өчен - 2 718, икенче һәм аннан соңгы баланы караган өчен - 5 436,67 сум.

Ана капиталы озайтылды, әмма индексацияләнмәде

2016 елда тәмамланырга тиешле «Ана капиталы» программасын, өстәмә чыгымнарны күтәрү никадәр кыен булуга да карамастан, тагын ике елга озайтылар. Әлеге программадан 6,5 миллион гаилә (Татарстанда - 193 мең) файдаланган инде. Алга таба да бу башлангыч табигый үсешкә ярдәм итәр дип көтелә.

Әмма агымдагы елда ана капиталы күләме беренче тапкыр индексацияләнмичә калды. Аның күләме былтыргы кебек (453 мең 26 сум) сакланды. Әти-әни бу акчаны, элеккечә, торак шартларын яхшыртуга, баланы укытуга һәм ананың хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга юнәлтә ала. Быелның тагын бер яңалыгы - әлеге сертификатны инвалид балалар ихтыяҗларына тотарга рөхсәт ителде.

Бакча кыйммәтләнә, субсидияләр саклана...

Быелның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен ата-аналар түләргә тиешле акчаның күләме артты. Бу үсеш 8 процент - 180 сумнан 270 сумга кадәр тәшкил итте.

Түләүләр оешманың төренә, эш вакытына һәм сабыйның яшенә бәйле. Әйтик, бүген 3 яшьтән зуррак баланы бакчага йөрткән өчен ата-аналар 2563 сум түләсә, киләсе елның гыйнварыннан ул 207 сумга артып, 2770 сум тәшкил итәчәк.

Түләүләрнең артуы мәктәпкәчә мәгариф оешмаларын финанслауга чыгымнарның үсүе, балалар бакчалары персоналының хезмәт хакы, азык-төлек бәясе арту белән бәйле. Шул ук вакытта бала карау чыгымнарының күп өлешен - 70 проценты чамасын дәүләт үз өстенә ала.

Шул ук вакытта ата-аналар өчен барлык ташламалар һәм компенсацияләр саклана. Беренчедән, һәркемгә федераль субсидия тиешле: беренче балага - 20, икенчесенә - 50, өченчесенә 70 процент кире кайтарыла. Икенчедән, республика казнасыннан да өстәмә компенсация түләнә. Кереме җан башына 20 мең сумнан артмаган һәр кеше әлеге төбәк ярдәменә өмет итә ала.

Моннан тыш, күпбалалы гаиләләргә ташламалар саклана. Физик мөмкинлекләре чикләнгән, туберкулез интоксикацияле балалар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм сабыйлар балалар бакчаларына бушлай йөри.

Гүзәл Насыйбуллина.

Интертат

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: