Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Баландыш, Олы Мишә җирлекләрендә үткәрелгән рейдлар нәтиҗәсендә кимчелекләр ачыкланды

16 сентябрьдән 25сентябрьгә кадәр административ комиссия әгъзалары, хокук бозу буенча беркетмә төзүче вәкилләр белән берлектә авыл җирлекләре биләмәләренә рейдлар уткәрде. Рейд нәтиҗәләре күрсәткәнчә, өй һәм хуҗалык тирәсендә утын, печән, салам, төзелеш, көнкүреш калдыкларын вакытлыча җыеп саклау, урамнарга чыгарып ташлау, өй һәм хуҗалык тирәсендә рөхсәтсез вак хуҗалык корылмаларын төзү, капка төбендә...

16 сентябрьдән 25сентябрьгә кадәр административ комиссия әгъзалары, хокук бозу буенча беркетмә төзүче вәкилләр белән берлектә авыл җирлекләре биләмәләренә рейдлар уткәрде.
Рейд нәтиҗәләре күрсәткәнчә, өй һәм хуҗалык тирәсендә утын, печән, салам, төзелеш, көнкүреш калдыкларын вакытлыча җыеп саклау, урамнарга чыгарып ташлау, өй һәм хуҗалык тирәсендә рөхсәтсез вак хуҗалык корылмаларын төзү, капка төбендә төзү материалларын саклау, автотранспорт чаралары тоту кебек җитешсезлекләр күзәтелә. Әлеге кимчелекләр Баландыш, Олы Мишә җирлекләрендә үткәрелгән рейдлар нәтиҗәсендә ачыкланды. Татарстан Республикасы административ кодексының 3.6 маддәсе буенча 4 физик затка беркетмә төзелде. Җаваплылыкка тартылганнарның барысы да физик затлар.
Авыл җирлекләрен төзекләндерү, аларда тәртип һәм чисталык урнаштыру максатыннан рейдлар административ комиссия тарафыннан эш планы нигезендә алга таба да дәвам итәчәк. Туган сораулар, тәкъдимнәр, хокук бозу очраклары буенча Теләче муниципаль районының Административ комиссиясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Тел.: (84360) 2-11-83, (84360) 2-18-67. E-mail: Telache@tatar.ru.
Теләче муниципаль районының административ комиссиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев